Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Риваять: Алдасаң берәүне, үзеңне дә алдарлар

Бер ярлының хатыны май ясый икән. Шуны сатып көн күрәләр ди болар. Майны түгәрәк итеп бер килограммлы итеп ясый икән. Ярлы аны күбесенчә үз яннарындагы кибеткә илтеп тапшыра торган булган, ә аннан үзенә кирәкле азык-төлек алган. Бер көнне кибет хуҗасы май авырлыгыннан шикләнеп, аны үлчәп карарга булган. Май 900 грамм...

Бер ярлының хатыны май ясый икән. Шуны сатып көн күрәләр ди болар. Майны түгәрәк итеп бер килограммлы итеп ясый икән. Ярлы аны күбесенчә үз яннарындагы кибеткә илтеп тапшыра торган булган, ә аннан үзенә кирәкле азык-төлек алган.

Бер көнне кибет хуҗасы май авырлыгыннан шикләнеп, аны үлчәп карарга булган. Май 900 грамм гына булып чыккан. Ачуы чыккан кибетче икенче көнне фәкыйрьне тиргәп:

-- Бүтән мин синең маеңны алмыйм. Син алдакчы. Бер килограмм дип, миңа 900 граммлы май бирәсең икән, -- дигән.

Ярлы башын аска иеп:

-- Гафу итегез, әфәнде, безнең үлчәвебез юк шул. Шуңа күрә мин сездән бер килограмм шикәр комы алган идем, шуны үлчәү итеп кулланабыз без, -- дип җавап биргән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса