Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

«Үпкәләмәгез, бөтенегезне боздан куабыз»

20 ноябрьдән алып Татарстан сулыкларында балык тотарга дип чыккан дүрт кеше һәлак булган. Тугызының гомерен коткарып кала алганнар.

– Соңгы атналарда көн саен диярлек балыкчыларны коткарырга, судан чыгарырга туры килә. Һава торышы бик тотрыксыз. Боз да алдалый торган. Язгы бозга охшаган, бик юка, караңгы төстә. Бу куркыныч булып санала. Атна буе җылы һава торышы үзенекен итте. Боз чатный башлады, агым көчле урыннарда су чыкты. Шуңа да балыкчылар безгә үпкәләмәсеннәр, бөтен кешене боз­дан куабыз, – ди республиканың кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Әле матбугат конференциясенә килгәндә дә, Казансу елгасында бер егетнең тимераякларда бозда шуарга теләвен күреп, аңлату эшләре алып барырга өлгергән ул. Кызганыч, күп кеше бозга керер алдыннан аның калынлыгын үлчәргә кирәклеген белми. Кеше боз өстендә үзен ышанычлы хис итсен өчен, бозның калынлыгы 12-15 сантиметрдан да ким булмаска тиеш, ди Юрий Венедиктов. Ә хәзергә ул 3 сантиметр тирәсе генә. Калынлыгы 7 сантиметрдан да кимрәк булган боз өстенә кергән кешегә 1500-2000 сум күлә­мендә штраф каралган.
Күпләр бата башлагач нишләргә кирәклеген дә белеп бетерми. Әле бу атнада гына водолазлар Казанда Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының үле гәүдәсен алты метр тирәнлектән тартып алдылар. Кызганыч, хәбәр килеп ирешкәннән соң, коткаручылар ике минут эчендә фаҗига булган урынга килеп җитсәләр дә, балыкчыны баткан урында таба алмаганнар. «Әгәр дә кеше коткару жилеты кигән булса, саклану чараларын алдан күрсә, без аны коткарып та калган булыр идек. Киров дамбасы янында агым көчле шул», – ди Юрий Венедиктов.
Бу ялларда коткаручылар балык­чыларны җентекләп тикшерергә җые­на. Кар машинасында (снегоход) йөрүчеләрне дә барлаячаклар. «Балыкчылар бер генә атна булса да түзеп торсыннар инде. Әлегә боз­га керү куркыныч», – ди баш дәүләт инспекторы.
Боз өстенә су чыкса да, балык тотып утыручы балыкчыларны күреп гаҗәпләнми мөмкин түгел. Психология белән бәйлеме бу, әллә бер авырумы? Алла белсен?!. Ничек кенә булмасын, кеше гомере балык тотудан күпкә кадерлерәк. Балыкка җыен­ган кешеләр куркынычсызлык турында онытмасын иде.


✅Соры, караңгы төстәге боз куркыныч булып санала. Кар белән капланган боз өстенә дә керергә ярамый, чөнки чатнаган, агым көчле булган урыннар күренми, кеше нык басып барган җирдән, кинәт су астына китәргә мөмкин.

✅Боз камышлар үскән, сазлыклы урыннарда аеруча юка була.

✅Машиналар йөри алсын өчен, бозның калынлыгы 30 сантиметрдан да юка булырга тиеш түгел. Яшел, зәңгәрсу төс биргән үтә күренмәле боз ышанычлы булып санала.

 

Анна Арахамия фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса