Объективта – кар кешесе
Тормышның үзеннән

Объективта – кар кешесе

Төньяк Ирлан­диядә яшәүче Максин Колфилд исемле бер хатын-кыз сәер җан­варны фотога төшергән. Ул аны этләре белән Антрим урманнарындә йөр­гән­дә күргән. Этләре кар кешесенә охшаган бу сәер зат­ны күрү белән урыннарында катып калган. Шул вакытта Колфилд аны фотога төшереп өл­гер­гән. Ханым урманда 31.03.76 датасы куелган билгесез тә­регә дә юлыга. Бу урман...

Төньяк Ирлан­диядә яшәүче Максин Колфилд исемле бер хатын-кыз сәер җан­варны фотога төшергән. Ул аны этләре белән Антрим урманнарындә йөр­гән­дә күргән. Этләре кар кешесенә охшаган бу сәер зат­ны күрү белән урыннарында катып калган. Шул вакытта Колфилд аны фотога төшереп өл­гер­гән. Ханым урманда 31.03.76 датасы куелган билгесез тә­регә дә юлыга.

Бу урман икенче Бөтендөнья сугышы елларыннан ук сәер даны белән билгеле. 1942 елда анда, АКШ һава көчләренең бер бомбардировщигы бер сәбәпсез фаҗигагә тарып, җиде кеше һәлак булган.