Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Әни кеше җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән кадаган, берсе исән

Исән калган игезәкләрнең берсен реанимациядән Республика балалар клиник хастаханәсенең профиль бүлегенә күчерәчәкләр.

Казанда әнисе җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән кадаган. 

Фаҗига Чистай урамындагы йортларның берсендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, хатын-кыз көнләшеп үзенең ике улына пычак белән чәнчегән. Шуннан соң үз-үзенә кул салырга омтылган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, сабыйларның берсе шунда ук үлгән, икенчесен авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр.

Агентлыкка Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзер табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә, балага операция ясыйлар.

Чыганак мәгълүматлары буенча, әнисе сабыйның күкрәгенә өч мәртәбә пычак белән кадаган.

Исән калган игезәкләрнең берсен реанимациядән Республика балалар клиник хастаханәсенең профиль бүлегенә күчерәчәкләр.

Игезәкләрнең әнисе 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса