Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Моннан 25 ел элек...

Моннан нәкъ 25 ел элек, Муса Җәлил урамындагы бинада урнашкан "Ленин байрагы" - "Ленинское знамя" редакциясендә җыештыручы-курьер булып Сания апа эшли иде (фамилиясе онытылган инде хәзер). Олы яшьтәге гади генә татар апасы, ачык йөзле, җор телле. Аның чит телләрдән кергән алынма сүзләрне үзенә генә хас итеп, "татарчалап" әйтү осталыгы бар...

Моннан нәкъ 25 ел элек, Муса Җәлил урамындагы бинада урнашкан "Ленин байрагы" - "Ленинское знамя" редакциясендә җыештыручы-курьер булып Сания апа эшли иде (фамилиясе онытылган инде хәзер).
Олы яшьтәге гади генә татар апасы, ачык йөзле, җор телле. Аның чит телләрдән кергән алынма сүзләрне үзенә генә хас итеп, "татарчалап" әйтү осталыгы бар иде. Үтеп барышлый җыр иҗат итә ала торган чәчәннәргә генә хас осталыктыр ул, минемчә, теләсә кем алай булдыра алмый.
Хатын-кызлар арасында сөйләшеп утырганда, бервакыт аның кичке аш әзерләгәне турында әйткәне истә калган: "Кайтышлый түшкәблингә кереп, керкәдилкәләр генә алдым да, бәрәңге шулпасы кайнаттым", - ди. Без рәхәтләнеп көлешәбез дә "тәрҗемәсен" сорыйбыз. "Тёщины блины" кафесына кереп, фрикадель консервасы алган булган икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса