Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

“Мин абыемны ач үлемнән коткарып калдым”, – ди әнием

Минем әнием, Раилә Садри кызы Җиһаншина, 1926 елда Олы Әтнә авылында туган. Сугыш башланганда аңа 15 яшь тулган була.

Суслонгер лагере Мари Иле республикасы территориясендә Бөек Ватан сугышы башлангач оештырыла, 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли.

Тылдан еракта, хәзерге Суслонгердан 10 чакрымлап читтә урман эчендә урнашкан бу лагерьның вазыйфасы рустелле булмаган халыкны – татарларны, башкортларны, чувашларны һ.б. рус теленә өйрәтү һәм курсантлардан сугышка пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган корал взводы командирлары әзерләү була. Бу өйрәнүләрне ун меңнәрчә солдат үтә. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы күрсәткечләре буенча, сугыш елларында бу станциядә 31нче, 46нчы запас һәм 47нче өйрәнү укчы дивизияләре, тагын ике – 102, 105нче гаубица артиллерия бригадалары урнаша. Югалтулар булырга тиеш тә түгел кебек, чөнки монда сугышлар булмаган, немецлар килеп бомба ташламаган, ә үлүчеләр саны йөзләр-меңнәр белән исәпләнә.

1941 елның зәмһәрир салкын кышында солдатларны ничек сугышка “әзерләп” җибәрүләре турында техник фәннәр докторы, озак еллар шә-һәребездәге Һади Атласи хәйрия фонды рәисе булып эшләгән актив җәмәгать эшлеклесе, шәһәрдәшебез Рәмзис Кадыйровның “Сугыш” исемле документаль повестеннан да укып белеп була: “Суслонгерга өч-дүрт чакрым калгач, Әхәтләргә лагерьдан солдатлар очрады: барысы да үлек чырайлы, сап-сары киемнәре теткәләнеп беткән. Боларның тормышы тора-
торгач аңлашыла башлады. Занятиедә урман тулы солдат, ашарга өшегән бәрәңге шулпасы, җитмәсә, анысы да тозсыз. Ике йөз кешелек землянкаларда мич юк, түшәмнән тамчылар тамып тора иде. Ике көн эчендә яңа килүчеләрне дә бет басты, аны, киемнәрне учак өстендә тотып, бераз койдылар да яңадан киеп чыктылар. Көндез алты чакрым тактик занятиеләргә йөртәләр иде, төнлә тревога ясап, ун чакрым бот төбеннән кар ердырып чаптыралар да кайтканда илле сантиметр диаметрлы, ике метр озынлыктагы чыршы бүрәнәләрне каешлар белән бәйләп, тагып кайталар иде. Кайбер ротадагыларны 15–17 километрга да йөртәләр. Алты кеше бер бүрәнәгә ябышасың. Озынлыгы 6,5 метр, юанлыгы 25–30 сантиметрлы агачны иңбашына күтәреп ташыйсың. Кешеләр барган җирдән егылып та үлә. Ашау-эчү начар. Без ит, май, шикәр ише әйбер күрмәдек. Икмәккә туймадык. Шул сәбәпле кырылды солдатлар. Иртә торышка землянкадан һәр көнне 4–5 мәет чыгарылды. Ә бит землянкалар саны 23 иде бугай. Димәк, көн саен йөздән артык кеше үлеп торган"...

Әниемнең абыйсы Госман Җиһаншинны да 1943 елда Суслонгер хәрби лагерена җибәрәләр. Ул да менә шул тәмуг оясына эләгә. Авылларга  лагерьдагылардан хатлар
килеп тора. Анда солдатларның ачтан үлә башлаулары турында да язалар.  Бабаем һәм әбием олы яшьтә булганга күрә, якыннары янына Суслонгерга барырга әзерләнгән күрше хатыннар белән бергә, әнием дә абыйсына ашарга илтергә булган.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 26 июньдә чыккан 25нче санында укыйаласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса