Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Матур булса да күргән җир…

Карасана, Яңа ел бәйрәме ялларына да әллә ни озак калмаган икән бит. Азмы-күпме акчалы кешеләр бу ялларны кайларга сәяхәт итеп уздыру турында кайгырта да башлаганнар икән инде. Әллә ноябрьнең карсыз, ала-колалыгы минем үземне Яңа ел турында ныклап уйланырга этәрми дә әле. Күңел һаман узган җәйләрдә, яңгырлы көзләрдә… Әле бер, әле...

Карасана, Яңа ел бәйрәме ялларына да әллә ни озак калмаган икән бит. Азмы-күпме акчалы кешеләр бу ялларны кайларга сәяхәт итеп уздыру турында кайгырта да башлаганнар икән инде. Әллә ноябрьнең карсыз, ала-колалыгы минем үземне Яңа ел турында ныклап уйланырга этәрми дә әле. Күңел һаман узган җәйләрдә, яңгырлы көзләрдә… Әле бер, әле икенче танышларымның теленнән, аралашкан арада, "Тунис" сүзе яңгырап киткәләде быел. Төркиядә, Мисырда ял итүне үз иткән танышларым быел төньяк Африканың Тунис иленә сәяхәт кылуны уңай тапканнар икән.

Шул танышларымның берсе - яз, җәй, көз айларын Кызыл Чишмә авылында уздыручы Бизәк Мортазина, аның Туниска сәяхәте турында сөйләп китим әле үзегезгә. Бизәк белән без - күптәнге бик якын танышлар. Бу искиткеч мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, ашка-суга оста, туган авылы Кызыл Чишмә, авылдашлар, туганнар, балалар, оныклар дип өзелеп торучы ханым, әз генә аралашуга үзенә магнит кебек тартып тора. Биш вакыт намаз укыла торган җыйнак, матур йорты нур балкытып тора. Бик яшьли тол калуына карамастан, ике улын - ике күз нурын акыллы-тәүфыйклы, игелекле-шәфкатьле итеп үстерә алган ана кеше ул. Ир балалар ата терәген юксынсалар да, ана назына коенып үскәннәр. Олыгаеп барган көннәрендә балалары иң зур терәге Бизәк ханымның.

Сүз башыбызга әйләнеп кайтып, Туниска сәяхәте турында Бизәкнең үзеннән сөйләтик әле.

…Күпчелек ялларыма, сәяхәтләремә мин күптәнге танышым Роза белән йөри идем. Алар хәләле белән Лениногорск районының бер авылында малчылык белән шөгыльләнеп яшиләр. Туниска сәяхәткә дә ул кыстады мине. Киңәштек, уйлаштык та (бакча эшләре төгәлләнгән, мин әйтәм, помидор, кыяр, борыч, кайнатмалар тулы банкалар тиешле җиргә урнаштырылган, өйдә дә тәртип), Аллага тапшырырга булдык. Юлламалар сатып алдык, документларны тәртипкә китереп барладык та сәфәргә кузгалдык. Казаннан самолет белән Тунисның Монастир шәһәренә очасы. Юл биштәрләребезне төрдек тә, самолетка узу өчен тикшерү уза башладык. Чиратыбыз да килеп җитте. Мин тиешле нәрсәләрне тикшерүчегә суздым. Розаныкын да сорадылар. Ул да паспорты белән билетын чыгарып салды. Мин инде аргы якта, ә сәфәрдәшемне нигәдер тоткарладылар. Баксаң, ашыгычлык белән срогы чыккан паспортын алган булып чыкты. Билгеле инде, аны самолетка уздырмадылар. Роза өчен сәяхәт Казан аэропортында төгәлләнде. Теге якта ул борчыла, ә бу якта, аны жәлләп, минем күздән яшьләр тама. Нишләтәсең, басасы туфрагы булмагандыр, чыгасы акчалары шул булгандыр. Моны гыйбрәт булсын өчен искә алам, ерак сәфәргә җыенганда аеруча игътибарлы булырга кирәк шул.

Октябрь ахыры булуга карамастан, Тунис мине җәйрәп яткан зәйтүн плантацияләре, пальмалар, искитмәле җылы, кояшлы, матур көннәр белән каршы алды. Урамда - 33 градус җылы, ә диңгез суы - плюс 27. Монастир шәһәре аэропорт янәшәсендә генә икән. Ул бик күркәм, тыныч анда. Шау-шулы күңел ачуларны юксынасың икән, Сусс шәһәренә рәхим ит, таксида 15 минутлык юл. Ашау-эчү бик әйбәт, швед өстәле. Диңгез чиста, аквариум сыман. Ап-ак комлы пляжлар әллә кайларга кадәр сузылган. Экскурсияләрдә күп булдым. Алар өчен өстәмә түлисе, юллама бәясенә кермәгәннәр.

Бизерта шәһәре. Аның тарихында Россия белән бәйле чалымнар да бар. Монда православ храмнар да күренә. Иске зиратта рус дворяннарының, морякларның каберләре сакланган.

Кайруан мөселман шәһәрләре арасында зурлыгы ягыннан, Мәккә, Иерусалим, Мәдинәдән кала, дүртенче урында тора икән. Бу шәһәр ЮНЕСКО карамагында.

Гаммарт - башкала янәшәсендәге эшлекле курорт зонасы. Бу урыннан ерак түгел данлыклы Карфаген хәрабәләре башлана. Искитмәле җирләр алар. Экскурсоводлар бик аңлаешлы, матур итеп сөйлиләр. Шушындый тарихи җирләргә үз аякларым белән басып, теләгән экспонатларны үз кулларым белән тотып карауга, күрүгә ирешүгә мин үзем дә бик канәгать булдым.

Безнең гид Самир Тунисны "аклы-зәңгәрле шәһәр" Сиди-бу-Саидсыз күз алдына китерү мөмкин түгел диде. Барып күрдек бу шәһәрне, күрдек һәм барыбыз да "аһ" иттек. Бик матур, үзгә шәһәр. Аны "мөселманнар Испаниясе" дип тә атыйлар икән. 13 нче гасырда барлыкка килгән шәһәр шушы көннәргә кадәр бер үзгәреш тә кичермәгән: тар урамнар, тыкрыклар, ап-ак йортлар һәм ачык зәңгәр төскә буялган ишекләр, тәрәзә кашагалары, балконнар нәкъ элеккечә сакланган. Шәһәрдәге бар йортлар да игезәкләр кебек бертөсле, ләкин бу шулкадәр матур! Сиди-бу-Саид шәһәрендә яшәүчеләр закон нигезендә һәр елны йортларын шушы тәртиптә яңартып, буяп торалар икән. Әлеге шәһәр дә - ЮНЕСКО карамагында. "Зәңгәр шәһәр"дә безне бер мөфти йортына алып бардылар. Аның яртысында ул үзе гаиләсе белән тора, ә икенче яртысын музей биләгән. Анда да ил халкының яшәешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган бик күп экспонатлар бар. Тагын шуны да әйтеп үтим әле: бу йортта күпләребезгә яхшы таныш "Анжелика и король" фильмы төшерелгән.

Зәйтүн плантацияләренә экскурсиядә булдык. Тунис белән Грециядә үскән зәйтүннән иң сыйфатлы май сыгыла икән, шулай дип аңлаттылар.

Әйткәнемчә, отельләр, пляжлар, махсус экскурсияләр оештырыла торган җирләр чиста, искитмәле матур, ә менә әз генә читкәрәк киттеңме - гел башка күренеш. Гигиена дигәне җитеп бетми дә бетми инде аларында.

Менә шулай 10 көн сизелми дә үтеп киткән чит-ят җирдә. Самолетыбыз безне исән-имин үз илебезгә алып кайтып җиткерде. Балаларым каршы алдылар. "Матур булса да күргән җир, сагындыра туган җир", - дип кабатлый-кабатлый күкрәк тутырып үз ягымның салкынча тәмле һавасын сулап, безнең якларга гына хас табигать матурлыгы белән хозурланып кайттым юлда Кызыл Чишмәгә җиткәнче.

Сәяхәттә төшерелгән бихисап күп фотосурәтләрне карап, тәмле күчтәнәчләр белән сыйланып, хуш исле чәйләр эчеп, бик озак аралаштык әле без ул кичтә Бизәк ханым белән…

Равилә АРСЛАНОВА.

Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса