Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Үлгән килеш... бала тудырган

Хатын-кызның баш мие үлүен билгеләгәннәр.

Польшаның Краков шәһәрендә дәваханәдә йөкле хатынның баш мие үлгәнен теркәгәннәр, әмма табиблар дарулар белән аның организмында яшәүне тәэмин иткән һәм ул 56 көннән соң бала тапкан. Бу хакта Gazeta Krakowska басмасы хәбәр итте.

Йөклелекнең егерменче атнасында хатын Краковның Университет дәваханәсенә баш мие авыруы белән эләккән. Аңа ашыгыч рәвештә нейрохирургия операциясе ясаганнар, әмма аның хәле тагын да начарайган.

 

Бер тәүлектән соң пациентканың баш мие үлемен теркәгәннәр. Сигез атна дәвамында табиблар хатын организмы эшчәнлегенә булышып торганнар. Арытаба хатын авырлыгы 1,3 килограмм булган бала тапкан.

Беренче биш айны бала дәваханәдә үткәргән. Хәзер ул әтисе белән яши, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса