Әҗәлгә ни өчен чалгы кирәк?
Әҗәлгә ни өчен чалгы кирәк? - Сез тимерчеме? - дигән сораудан Василий дерт итеп куйды, чөнки ишек ачылганын ишетмәгән иде. - Ник шакып кермисез? - дип, ул керүчегә таба борылды да шаккатып калды, әйтер сүзләрен дә онытты. Аның каршында башына капюшон төшереп кигән сәер бер зат тора иде. - Сез...
Әҗәлгә ни өчен чалгы кирәк?
- Сез тимерчеме? - дигән сораудан Василий дерт итеп куйды, чөнки ишек ачылганын ишетмәгән иде.
- Ник шакып кермисез? - дип, ул керүчегә таба борылды да шаккатып калды, әйтер сүзләрен дә онытты. Аның каршында башына капюшон төшереп кигән сәер бер зат тора иде.
- Сез минем чалгыны ясап бирә алмассызмы? - дип, ул чалгысын Василийга сузды. "Бу соңгы минутларым микән" - дип уйлап куйды тимерче.
- Хәлләрең үткәннәргә караганда, начаррак, - дип дәвам итте аның уйларына җавап итеп яңа килеп кергән клиент.
- Миңа әйберләремне җыяргамы, әллә чалгыны ясаргамы? - дип сорады Василий, барысын аңлап алып.
- Әйе.
- Ә аннары соң?
- Аннары соң чалгыны үткерләрсең, - дип җавап бирде Әҗәл.
- Ә аннары соң? - дип дәвам итте тимерче. Әҗәл:
- Ә-ә-ә, син шул турыдамы? Эшеңне эшлә! - дип шыркылдап көлеп җибәрде һәм эскәмиягә барып утырды. Тимерче сүзсез калып, эшенә кереште. Чалгы шактый тузган иде.
- Бу чалгы - күпне күргән корал. Аның белән ничә кешенең башына җиттең инде? - дип сорады Василий.
- Си-и-ин!-- дип ысылдап, Әҗәл аның каршына очып килде. - Сүзләреңне уйлап сөйлә. Мин үтерүче түгел. Мин вафат булган кешеләргә җәннәт белән җәһәннәмгә юл күрсәтүче генә. Үлүчеләрнең санын да белмим. Бары үз эшемне эшлим, ә син үзеңнекен эшлә. Белмәгән килеш бер генә кешенең дә эшенә кысылырга ярамый. Кабатлап әйтәм, мин кеше үтерүче түгел. Алар бер-берсен үтерә... Акча өчен, көнчелектән, усаллыктан... Ә син беләсеңме, мин нинди чибәр кыз идем?
- Юк, - диде курка калып Василий.
- Шул-шул. Мин чәчәкләр тотып йөрүче матур фәрештә идем. Ә хәзер йөземне капюшон астына яшерәм. Нигә дисеңме? Кешеләрне куркытмас өчен. Алар мине шундый итеп ясады. Әни кешенең - балаларын, туганнарның бер-берсен үтергәнен күргәнем булды. Менә кара йөземне, кайгыдан шундыйга әверелдем, - дип, Әҗәл капюшонын салып җибәрде. Василий алдында скелетка әйләнгән әби басып тора иде.
- Бир минем чалгымны, акылсыз, - дип, ул үз коралын тартып алды да ишеккә таба юнәлде.
- Тагын бер генә сорау мөмкинме? - диде үзе белән булган хәлләргә ышанмыйча Василий. - Сиңа ни өчен чалгы кирәк соң?
- Миңа нигә чалгы кирәкме? Беләсеңме, җәннәткә бара торган юл күптән чытырманлыкка әйләнгән иде. Анда баручылар саны хәзер бик аз, - дип, Әҗәл ишеккә таба юнәлде.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia