«Коры күз» билгеләре барлыкка килмәсен өчен, компьютер һәм телефон экраннары каршында 1,5 сәгать эшләгәннән соң, күзләрне 7-10 минут ял иттереп алырга кирәк. Бу вакытта мөмкин кадәр еракка карарга, күзне уңга-сулга, өскә-аска йөртергә киңәш ителә.
Күзләр өчен иң «куркыныч» вакыт - 20 яшькә кадәр һәм 40тан соң. Кагыйдә буларак, нәкъ менә шушы вакытта күз авырулары барлыкка килә дә инде. Шуңа күрә табиблар, балалар кече яшьләрдән үк бадминтон белән шөгыльләнсә яхшы, ди. Әлеге спорт төре күз мускуллары өчен файдалы.