Урамда үрдәкләр күргәч, бер хәл искә төште. Актүбәдә бергә эшләгән Минсәгыйть сөйли. Хатыны кинәт вафат булган да бик күп үрдәк, тавыкларны үзенә
карарга калган бит. "Бакча башында гына буа бар, - дип сөйли. - Үрдәкләрне җим белән шунда төшерәм. Ризыкларын ашап бетерәләр дә ялт итеп кайталар да җитәләр, һич кенә...
Урамда үрдәкләр күргәч, бер хәл искә төште. Актүбәдә бергә эшләгән Минсәгыйть сөйли. Хатыны кинәт вафат булган да бик күп үрдәк, тавыкларны үзенә
карарга калган бит. "Бакча башында гына буа бар, - дип сөйли. - Үрдәкләрне җим белән шунда төшерәм. Ризыкларын ашап бетерәләр дә ялт итеп кайталар да җитәләр, һич кенә дә су буенда тотып булмый үзләрен. Уйладым-уйладым да кибеттән бер мичкә тозлы кильки балыгы алып кайттым. СССР заманында аның бер килосы 4 - 5 тиен чамасы гына иде бит. Шуны үрдәкләрнең җименә мулдан гына өстәдем дә җимнәре белән бергә су буена
төшереп куйдым тегеләрне. Үзем бакчада эшлим, нишләрләр микән дип, үрдәкләрне дә күзәтәм. Берзаман кызу гына кайтып киләләр болар. Кинәт кенә ярты юлда туктадылар. Башларын югары күтәреп, озак кына үзара бак-баклаштылар да кабат су буена йөгерделәр. Су эчмичә кайтып җитеп булмастыр дип уйлаганнардыр инде. Әйбәт булды бит әле бу дип, җимнәрен тагын өстәдем. Шул рәвешле, ул көнне өйгә кайтып җитә алмадылар үрдәкләрем, ярты юлдан кире суга йөгерделәр. Менә шулай итеп, үрдәк мәшәкатеннән котылдым бит. Ризыклары белән иртән төшереп куям да, кичен эштән кайткач, барып алам
тегеләрне", - дип тәмамлады ул сүзен.
Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.