Карабодай оны нерв системасын ныгыта
Карабодай оны кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашы бозылганда булыша, ашказаны-эчәклек трактына уңай йогынты ясый. Карабодай оны үт бүленеп чыгуны яхшырта. Бер аш кашыгына бер стакан кефир салып, төнгә калдырабыз да иртән ашыйбыз. Атеросклероз вакытында көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен 100-150 гр карабодай кесәле эчәргә кирәк. Бер...
- Карабодай оны кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашы бозылганда булыша, ашказаны-эчәклек трактына уңай йогынты ясый.
- Карабодай оны үт бүленеп чыгуны яхшырта. Бер аш кашыгына бер стакан кефир салып, төнгә калдырабыз да иртән ашыйбыз.
- Атеросклероз вакытында көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен 100-150 гр карабодай кесәле эчәргә кирәк. Бер стакан салкын суга өч аш кашыгы карабодай оны салып болгатабыз. Аерым бер литр су кайнатабыз һәм аңа карабодай оны салынган суны кушабыз. 8-10 минут пешерәбез дә эчәбез.
- Калкансыман биз авыруларыннан: бер стакан әстерхан чикләвеген яхшылап төябез. Аңа бер стакан карабодай оны белән бер стакан карабодай балы салып болгатабыз. Пыяла банкага салып, суыткычта саклыйбыз. Атнага бер тапкыр әлеге катнашма белән чәй эчәбез.
- Шикәр авыруыннан: иртән һәм кичке ашка ярты сәгать кала бер стакан кефирга бер аш кашыгы карабодай оны салып эчегез. Өч ай дәвамында эчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа