Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Атнакич белән пәнҗешәмбедә

80 нче елларда безнең колхозга рәис итеп Рәшит Нуруллин дигән кешене куйдылар. Чагыштырмача өлкән яшьтәге кеше иде, ялгышмасам, 1926 елгы иде бугай. Баштарак халык, колхозны алга җибәрер дип, бик нык ышанган иде аңа. Элек-электән нефтьчеләр колхозга ярдәм итә иде бит: печән чабу дисеңме, чөгендер, бәрәңге эшкәртү, аны алып тапшыру дисеңме…...

80 нче елларда безнең колхозга рәис итеп Рәшит Нуруллин дигән кешене куйдылар. Чагыштырмача өлкән яшьтәге кеше иде, ялгышмасам, 1926 елгы иде бугай. Баштарак халык, колхозны алга җибәрер дип, бик нык ышанган иде аңа.

Элек-электән нефтьчеләр колхозга ярдәм итә иде бит: печән чабу дисеңме, чөгендер, бәрәңге эшкәртү, аны алып тапшыру дисеңме… Фермаларны төзекләндерүдән дә читтә калмадык. Ә бит боларның барысы да халыкның ял көннәрендә - шимбә һәм якшәмбедә өмә итеп башкарылды.

Атна арасында ял итүчеләр дә бар иде. Мин, мәсәлән, үзем шимбә-якшәмбе ял иттем. Нуруллин безнең ялларны, кемнең кайчан ял итәчәген нык­лап торып тикшерә башлаган бит. Мин дә ишеттем бу турыда.

Беркөнне шулай машина-трактор паркы яныннан үтеп, эшкә барышым. Бу туктатты мине: "Апай, син кайсы көнне ял итәсең әле?". "Атнакич белән пәнҗешәмбе көннәрендә", - дип җавап бирдем тегеңә. Нуруллин шулай дип, блокнотына нәрсәдер төртеп тә куйды бугай. Ун адым да китәргә өлгермәдем, бу минем арттан кычкыра: "Аларның икесе дә бер көн була түгелме соң?" "Әйе, өлкән операторлар бер генә көн ял итә", - дип, китеп бардым үз юлым белән.

Беренче елны шулай күренгәләп йөрде дә, аннары больница юлында булып, бөтенләй юкка чыкты рәисебез. Бар эшне ул вакытта партоешма секретаре Венир Кашапов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса