Җиһанга Яңа ел килә
31 декабрь. Бүген узып баручы елның соңгы көне. Кышкы көн өйләдән авышкан. Кешеләр мәш килеп, Яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Табигать-Анабыз бу эшкә иртә таңнан керешкән инде. Таң алдыннан катырак салкынын төшереп, бар җиһанны челтәрле ак бәскә манган. Бу чисталык, бу матурлыкны күреп, кем генә сокланмыйча кала алыр икән? Тирә-ягын...
31 декабрь. Бүген узып баручы елның соңгы көне. Кышкы көн өйләдән авышкан. Кешеләр мәш килеп, Яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Табигать-Анабыз бу эшкә иртә таңнан керешкән инде. Таң алдыннан катырак салкынын төшереп, бар җиһанны челтәрле ак бәскә манган. Бу чисталык, бу матурлыкны күреп, кем генә сокланмыйча кала алыр икән? Тирә-ягын бәс сарган урман, таулар урап алган авыл өстендә, аның тирә-юнендә әкияти матурлык! Күңел үзеннән-үзе ниндидер могҗиза, ниндидер искитмәле хәл көтә. Кыскасы, җиһанга Яңа ел килә!
Инде гомер көзенә кереп баручы Руфинәнең дә йөрәге үз урынында түгел бүген. Аның да җыйнак, нурлы йорты бәйрәмчә бизәлгән, җыештырылган, сулы савытка утыртылган яшел чыршы ботаклары, күңелне иләсләндереп, хуш исләр тараталар. Зур аш бүлмәсендә матур бәйрәм табыны әзерләнгән. Балаларын, оныкларын көтә бу ханым бүген. Оныгы Рушан шылтыратып, иртәрәк киләсен һәм әбисенә сюрприз әзерләвен әйтте. Әллә инде, әллә инде сөйгәне белән таныштырырга җыенамы бу оныгы? "Аллаһы Тәгалә теләгән нәрсәләрнең һәркайсы булыр"дан башканы ни әйтәсең инде монда?! Тик шулай да күңел дигәнең үз урынында түгел…
Йорт алдына чыгып, уттай янып торган кып-кызыл миләш тәлгәшләре сырган зур куакка сөялеп, каршы урман ягына шактый карап торды Руфинә. Хатирәләр яңарды… Менә инде аннан башка дүртенче Яңа елны каршы алырга җыена икән, ләбаса, үзе. Ышанып та булмый әле һаман аның юклыгына.
Диңгездәй мөлдерәп тулган күзләрдән аккан эре яшь бөртекләрен җылы учлары белән сыпырып, артык йомшаклыгы өчен үз-үзен орышып, керү юлына борылды ханым. Радиодан талгын гына моңлы көй агыла. Руфинә, челтәр ак шәлен иңнәренә салып, зур бүлмәдә торган сиртмәле кәнәфиенә килеп утырды. Шулвакыт бик матур тавышлы диктор Руфинәнең яраткан шагыйре Шәйхи Маннурның "Кышкы төн"ен укый башлады. Хатынның яраткан шигыре иде бу. Әйтерсең лә, шагыйрь нәкъ менә аның авылы турында язган бу язмасын. Тын калып тыңлый башлады ханым шигырь юлларын:
…Күбәләк кар яуган тау битенә,
Тау битендә - авыл ялгызы,
Сагынгандай моңлы итеп карый
Тын авылга күктән Ай кызы.
Эх, бу төндә шундый тирән шатлык
Каннарыма кереп уйнаклый,
Якты энҗе төсле якты бәхет
Күкрәгемә кереп кунаклый.
Баш түбәмдә - кышның ялгыз Ае,
Көмеш булып, җиргә сибелгән,
Көмеш түгел, иркә күк кызының
Бөдрәләнгән толым чәченнән.
Шатлык нуры, судай якты булып,
Агыла төсле җирнең өстенә,
Агыла да, тәрәзәләрдән кереп,
Ягыла төсле кызлар йөзенә…
…Ахырынача тыңлап бетерергә мөмкинлек булмады. Шау-гөр килеп, үзе белән кичкә борылган салкын көннең ак парларын ияртеп, өйгә оныгы Рушан узды. Ә аның артыннан, аңа сыенарак төшеп, Кар кызыдай актан киенгән нәфис кыз бала күренде.
- Әбием, менә сиңа сюрприз! Таныш булыгыз, бу - Зәлинә, - дип таныштырды ир бала. Руфинәнең юраулары юш килде. Ап-ак йөзле, дулкынланып торган аксыл чәчләре иңнәреннән аска төшеп торган, талчыбыктай нәфис гәүдәле бу кыз баланың әбисенең күңеленә бик хуш килүен шунда ук сизде хәйләкәр егет. Чәйләп алгач, башкалар җыелганчы дип, сөйгәнен сихри урман белән таныштырып кайтырга булды Рушан.
Гараждан бабасыннан калган кар чанасын чыгарып, төзеклеген тикшереп, ягулык та салгач, ул Зәлинәне дәште. Киемнәре өстеннән иркен, җылы туннар киеп, юлга кузгалды яшьләр.
- Әбием, карап тор, нәкъ Очлы тау түбәсеннән сиңа кул болгарбыз! - диде оныгы саубуллашканда.
- Карап тормыйммы соң инде, торам, балам, торам. Һай, бу кадәр дә бабаңа охшарсың икән! Шул ук буй-сын, шул ук янып торган хәйләкәр күзләр, шул ук кысынкы күз кабаклары, - дип, яратып карады әбисе оныгына.
…Алдан явып киткән кар өстеннән беренче эзләрне салып, әүвәл - Чишмә тавы, аннан киң иркен басу аркылы Очлы тауга үрмәләде кар чанасы. Шәһәр кызы Зәлинәнең бу кадәр дә сихри матурлыкны якыннан әле беренче генә күрүе иде. Яшьләр тау түбәсеннән әбиләренә кул болгап, тынсыз калып, тирә-юньне, тау астында сузылып киткән авылны күзәттеләр. "Мату-у-р!" - дип кенә әйтә алды Зәлинә хәйран калып.
- Әйдә, мин сиңа тагын бер могҗизалы урынны күрсәтәм, - дип, техникасын кабызды яшь егет. Нефть скважиналарына бару өчен шома итеп чистартылган юлдан алга тәгәрәде кар чанасы. Икенде белән ахшам арасы. Көн яктылыгы да күпкә кими төште. Бара-бара урман да куерды. Менә, ниһаять, юл читенә чыгып, кар чанасын туктатты да Рушан: "Хәзер ипләп кенә ә-әнә теге аланга юл алабыз", - диде. Эреле-ваклы агачлар белән уратып алынган өстәл кебек тип-тигез алан. Яшьләр, бер-берсенең эзләренә басып, тын гына алга уздылар. Шулчак аланның аргы башында үскән киң ябалдашлы имән белән аңа сыенып үскән каен пышылдап телгә килделәр. "Ярый әле, аланның сихри тынлыгын бозмаска чаналарын читтә сүндереп керәләр", - дип шыгырдады дәү имән."Егетнең әбисе белән бабасы безнең янга чаңгыларга басып киләләр иде кышларын", - дип, озын чуклы ботаклары белән имәнгә сарылды зур каен. "Егет бабасына нык охшага-а-ан", - дип кабат шыгырдады имән. "Шулай шул. Тыңлыйк әле, ниләр серләшерләр икән?" - дип пышылдады каен.
Егет белән кыз яшь нарат янында кып-кызыл булып янып утыручы миләш куагы янында тукталдылар. "Бу тирә минем бабам белән әбиемнең яратып йөри торган урыннары булган. Гомумән, биредә аларның аяклары басмаган җир аз калгандыр. Бабам шулай сөйли иде. Ә менә аланны апрель башында шәп-шәмәхә умырзаялар каплый, май башында исә миләүшәләр чәчәк ата, соңрак агач аралары ак кыңгыралу энҗе чәчәкләр белән тула. Ә июнь башында ак келәм каплый бу аланны. Алмагач чәчәгенә охшаган, тәмле исле чәчәкләр үсә монда. Елның һәр фасылының үзгә бер матурлыгын күрергә бирегә килгәннәр минем якыннарым. Бабам беренче мәртәбә: "Яратам!" - дип тә әбиемә нәкъ шушы аланда, әнә теге имән белән каен эргәсендә әйткән. Ә безнең мәхәббәтнең шаһиты, талисманы менә бу нарат белән кызыл миләш куагы булсыннар, яме, Зәлинә!" - диде егет кызның күзләренә карап һәм аның өши төшкән иреннәреннән үбеп алып. Болай да кызыл миләш, бу сүзләрдән соң тагын да кызара төшеп, яшь наратка сыенды. "Мин риза-а-а!" - дип, шатлыктан көлә-көлә бар аланны яңгыратты Зәлинә. Шулвакыт тип-тигез кар астыннан пылт та пылт итеп, я уңнан, я сулдан, я уртадан урман тавыклары сикерешеп чыгып, агач башларына кундылар. Әкият инде менә гел! Егет белән кыз, кошларга комачауламаска тырышып, әкрен генә артка чигенеп, үз юллары белән киттеләр.
Яшьләр кабат тау түбәсенә килгәндә бар җиргә караңгылык иңгән, бихисап күп йолдызлар кабынган, аста яткан авыл да якты утлары белән җемелдәп, үзенә дәшеп тора иде. Булачак табибә Зәлинә хисләрен тыя алмыйча куллары өскә сузып:
"…Йолдыз иле!
Нинди чиксез дөнья!
Буй җитәрлек түгел аларга.
Кешеләргә биреп бар җылымны,
Йолдыз кебек телим янарга!!!"
- дип, тау өсләрен, урман буйларын яңгыратты. Егет сөйгәнен арттан килеп кочып: "Карале, Зәлинә, төнге күкнең зәңгәрсу-шәмәхә төпкелендә ни тикле сер, могҗиза яшеренгән. Шул торып-торып күңелне адарындыра, шомландыра, уйландыра. Мин карашым, җаным белән шушы сихри җиһанны иңләргә яратам. Әнә хәзер дә Киек каз юлының күксел томаннарына чаклы аермачык. Әнә, Ай кырлар өстендә җиргә Яңа ел килүен күзәтә. Иләк йолдыз - әбием йорты түбәсенә, Чүмеч йолдыз чишмә буена туры килгән. Әнә Галәмдәге йолдызларның да яртысыннан күбрәге парлы диләр. Шулар бәгъзе берәүләрнең баш очында илаһи нур белән балкыйлар. Икенче берәүләр исә шул бәхетле йолдыз астында дөньяга киләләр. Менә безнең кебекләр бер-берсенә мәхәббәтләрен дә шушы парлы йолдызлар астында аңлаталар…"
…Яшьләрне өйдә көтәләр иде инде. Яңа елны каршы алырга, беренче иң якты теләкләрне, иң пакь, иң саф сүзләрне шушы Ак әбиле йортта бер-берсенә әйтү өчен җыелган бу тату гаилә.
Гадәттәгечә, Яңа ел курантларыннан соң, гаилә чишмә буена юл тотты. Догалар кылып, илгә-көнгә, кешеләрнең һәрбарчасына иң изге теләкләрен теләделәр.
Яңа ел төнендә
Телим һәркемнең дә
Якыннары булсын янында,
Әрнемәсен йөрәк, өзелмәсен үзәк
Яңа елның яңа таңында.
Соңгы сәгатьләрдә
Сәгатьтә уклар да
Берсен-берсе кочып күреште,
Илләр имин булсын,
Яшь сабыйлар тусын,
Ак бәхеткә чумсын җир өсте.
Табын тулы торсын,
Бәйрәм тыныч узсын,
Кунак булсын күрше күршегә,
Канат куяр өчен,
Бәхет тояр өчен
Бер җылы сүз җитә кешегә.
Гаилә таркалмасын.
Ялгызлар булмасын,
Пар канатлы үссен балалар.
Бер теләгем тагын:
Яңа елның таңын
Ялгыз көтмәсеннәр аналар!
Төкле аякларың белән кил, Яңа ел!
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа