Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Хуҗабикәләргә бик кирәкле 7 КИҢӘШ

1. Йомырка җайлы гына әрчелсен дисәгез, пешерер алдыннан суга лимон согы һәм азрак сода салыгыз. 2. Пилмәнне яратасыз, ләкин каты камырын ошатмыйсыз икән, бу киңәш сезнең өчен. Кайнап торган пилмәнгә сап-салкын су салыгыз. Пилмәннәр тәмле дә йомышак та булачак. 3. Кунаклар килүгә кекс пешермәкче идегез дә йомырка юкмы? Борчылырга кирәкми,...

1. Йомырка җайлы гына әрчелсен дисәгез, пешерер алдыннан суга лимон согы һәм азрак сода салыгыз.
2. Пилмәнне яратасыз, ләкин каты камырын ошатмыйсыз икән, бу киңәш сезнең өчен. Кайнап торган пилмәнгә сап-салкын су салыгыз. Пилмәннәр тәмле дә йомышак та булачак.
3. Кунаклар килүгә кекс пешермәкче идегез дә йомырка юкмы? Борчылырга кирәкми, бер йомырканы ярты банан алмаштыра ала.
4. Сарымсак чистарту катлаулы, озак эш. Ләкин моны да җайлы гына "хәл итеп" була. Сарымсакны микродулкынлы мичкә 15 секунд иң югары кызулыкта тотыгыз. Сарымсак үзеннән үзе чистартылачак.
5. Болгар борычы алыр алдыннан аның бүлемтекләренә игътибар итегез. 3 бүлемтеклеләрен чи килеш ашасаң да була, алары баллырак була, ә 4 бүлемтеклеләре әчкелт тәмгә ия. Аларны төрле ризыклар пешерергә куллансагыз яхшырак булыр.
6. Суган тураганда еламыйм дисәгез, турар алдыннан 15 минутка суыткычка тыгып торыгыз.
7. Ә монысы балалар өчен яңа тәмлүшкә! Куе йогуртны кондитер шприцына яки гади пакетка тутырыбаз. Савытка пергамент кәгазен җәябез һәм кечкенә "татлы" тамчылар ясыйбыз. Әлеге тәмлүшкәне бер сәгатькә суыткычка озатабыз.
almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X