Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Христиан белән мөселман

Әлеге фото 1889 елда Сириядә төшерелгән булган. Ул бик үзенчәлекле. Фотода ике кеше: сукырайган мөселман Мөхәммәт һәм параличланган христиан кәрлә Самир. Параличланган Самир мөселман Мөхәммәткә тулсынча бәйле, чөнки ул аның ярдәме белән генә йөри ала, ә мөселман Мөхәммәт өчен ул күзләр булып тора. Мөхәммәт Самирны аркасына утыртып йөри. Шул рәвешле,...



Әлеге фото 1889 елда Сириядә төшерелгән булган. Ул бик үзенчәлекле. Фотода ике кеше: сукырайган мөселман Мөхәммәт һәм параличланган христиан кәрлә Самир.

Параличланган Самир мөселман Мөхәммәткә тулсынча бәйле, чөнки ул аның ярдәме белән генә йөри ала, ә мөселман Мөхәммәт өчен ул күзләр булып тора. Мөхәммәт Самирны аркасына утыртып йөри. Шул рәвешле, алар бербөтенгә әйләнә. Алар икесе дә ятим булган һәм бер-берсенә шулай ярдәм итеп, рәхимсез дөньяда яши алган.

Аларны белгән кешеләрнең әйтеп калдыруына караганда, иң беренче булып, Самир җан биргән. Бу югалтуны кичерә алмыйча, Мөхәммәт шулай ук бер атнадан яшәү белән хушлашкан.
Самир белән Мөхәммәт арасындагы бердәмлек, бүгенге көндә күпләр өчен чын үрнәк булып тора.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса