Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Грипптан ничек сакланырга?

Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Респиратор вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта. Грипп эпидемиясе әле рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, ул еракта түгел. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Үз киңәшләрен район үзәк больницасы гомуми практика табибы Наил Мансуров бирә. Иң мөһиме - туңмаска....

Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Респиратор вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта. Грипп эпидемиясе әле рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, ул еракта түгел. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Үз киңәшләрен район үзәк больницасы гомуми практика табибы Наил Мансуров бирә.

Иң мөһиме - туңмаска. Моның өчен яхшылап киенү генә җитми, калорияле ризыклар белән тукланырга да кирәк, чөнки организмның тыштан гына түгел, эчтән дә җылынуы мөһим. Икенчедән, иммунитетны ныгыту киңәш ителә. Аның өчен поливитаминнар, аеруча С витаминын кулланырга кирәк, тәүлегенә 100дән 1000 миллиграммга кадәр булса бик яхшы. Сарымсак, суган, кишер, тозлы кәбестә, лимон һәм грейпфрут кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау файдалы. Авызыгызны чайкатып торыгыз, кулларыгызны еш юыгыз. Эпидемия вакытында марлядан ясалган повязкалар киегез. Ләкин гриппка каршы иң нәтиҗәле чара булып алдан ук вакцина кертү санала. Аны авылда фельшер-акушерлык пунктында яки үзәк больницада ясатырга була. Хроник чирләре булганнарга прививка аеруча кирәк.

Әгәр инде авырый башлагансыз, температура күтәрелүен, хәлсезлекне сизәсез икән, тиз арада дәваланырга керешегез, чиргә тагын да ныгаерга ирек бирмәгез. Нык итеп киенергә һәм тирләргә кирәк. Йоклаганда берничә кат юрган ябыныгыз, кайнар чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, содалы сөт эчегез, тавык шулпасы ашагыз. Нык итеп тирләгез, чир шуның белән чыга. Ләкин тирләгәннән соң киемегезне корыга алыштырырга онытмагыз. Чирлисез икән - постельгә ятыгыз. Авырган килеш эшкә яки укырга бармагыз, чирегезне башкаларга йоктырмагыз. Больничный алыгыз. Моның өчен поликлиникага барып йөрисе юк, фельдшерны чакырыгыз, ул участок табибы белән элемтәгә керәчәк һәм сезгә больничный ачачак.

Салкын тигәндә дә өйдә торыгыз, урында ятыгыз, кайнар чәй яки башка сыеклык эчегез, халык дәвалау чараларын кулланыгыз. ОРЗ һәм грипп вируслы инфекцияләр булганлыктан, антибиотиклар эчү файдасыз. Арбидол, ингавирин, эргоферон кебек вируска каршы препаратлар авыруның беренче көннәрендә генә файдалы. Салкын тию гадәттә бер атнага бара. Аннан озаккарак китсә, табибка мөрәҗәгать итегез.

Грипп һәм салкын тию ни белән аерыла?

Грипп вакытында хәл кинәт начарлана, 39-40 градус температура 3-4 көн дәвамында саклана, калтырау, күзне йөрткәндә дә баш авырту була, аны хәтта авыртуны баса торган дарулар белән дә җиңеп булмый, 2-3 тәүлектән соң томау, тамак төбе авырту барлыкка килергә мөмкин, төчкерү гадәттә булмый, еш кына күзләр кызара, нык арыганлык, йокысызлык сизелә.

Салкын тигәндә тән температурасы якынча 38 градуска кадәр күтәрелә, ватылганлык барлыкка килә, йөткерү-төчкерү туктамый, бер тәүлек яки аннан күбрәк югары температура торганда йокысызлык, баш авыртуы барлыкка килергә мөмкин.

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса