Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Чишмәләр – яшәү чыганагы

“Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте эшчәнлегендә табигатьне саклау чараларына аерым игътибар бирелгәнлеге һәркемгә мәгълүм.

Шул җәһәттән, Компаниянең структур бүлекчәләре һәм нефть-газ чыгару идарәләре арасында чишмәләрне, су чынакларын саклау һәм алар тирәсен төзекләндерү буенча ел саен смотр-конкурс уздырыла. Күптән түгел “Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклау һәм суның сыйфатын яхшырту” дип аталган бу традицион смотрның быелгы этабына йомгак ясалды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча нефть-газ чыгару идарәләре арасындагы беренче төркемдә мактаулы беренче дүрт урынга “Җәлилнефть”, “Елховнефть”, “Әлмәтнефть”, “Прикамнефть” идарәләре төзекләндергән чишмәләр лаек булды.

“Татнефть”нең ярдәмче предприятиеләре һәм сервис оешмалары катнашында узган икенче төркем конкурсантлары арасында җаваплылыгы чикләнгән “УПТЖ для ППД” җәмгыяте чишмәләре – беренче, “ТаграС-РемСервис” җәмгыяте төзекләндергәннәре икенче урынны яулады.

Агымдагы 2018 елда “Прикамнефть” нефть-газ чыгару идарәсе оешуга  60 ел тулу көнен билгеләп үтте. Юбилей датасына багышлап, бу предприятие нефтьчеләре Татарстанның Менделеевск районы Сетякова авылындагы “Изге чишмә”не реконструкцияләделәр. Чишмәнең тирә-яны танымаслык булып үзгәрде. Чишмә буена бара торган юлны уңайлы итеп түшәделәр, территория янында шулай ук купель корып куйдылар.

Компания смотр-конкурсны 1995 елдан бирле оештырып килә, шуңа күрә аны хаклы рәвештә иң матур, иң шәфкатьле, иң игелекле һәм үзенчәлекле экологик бәйгеләрдән санап була. “Татнефть” үзе эшчәнлек алып бара торган урыннарда җир өстендәге һәм җир астындагы сулыклардага суның сыйфатын даими тикшереп тору өчен махсус мониторинг системасы эшләп, гамәлгә куйды. Компания бүлекчәләре эшчәнлеге территорияләрендә алып барыла торган максатчан геология-техник чаралар су объектларын пычранудан сакларга мөмкинлек бирә.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Реклама хокукында.  

https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса