Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Бөгелмәлеләрне Галәмнән дә тәбриклиләр

"Космонавтлар ничек һәм ничә тапкыр Яңа ел каршы ала?" - дип сорарсыз Җавабы әзер. Космонавтлар Яңа елны 16 тапкыр каршы ала, тик өч тапкыр гына билгеләп үтә. Беренчесе белән икенчесе - очышлар үзәгенең Россия белән Америка идарәләрендәге вакыт буенча, ә өченчесе - Гринвич вакыты белән. Бу турыда безнең коллегабыз Анастасия...

"Космонавтлар ничек һәм ничә тапкыр Яңа ел каршы ала?" - дип сорарсыз Җавабы әзер. Космонавтлар Яңа елны 16 тапкыр каршы ала, тик өч тапкыр гына билгеләп үтә. Беренчесе белән икенчесе - очышлар үзәгенең Россия белән Америка идарәләрендәге вакыт буенча, ә өченчесе - Гринвич вакыты белән.

Бу турыда безнең коллегабыз Анастасия Бердниковага галәмнән шылтыратып, космонавт, шәһәрдәшебез Сергей Рыжиков әйткән. Ул:

- Туган җиремнән сәлам ишетүгә мин бик шат. Бик сагындым. Җиргә кайткач, әлбәттә инде, Бөгелмәгә киләчәкмен, ә әлегә Җирдәге бар кешеләрне һәм бөгелмәлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Барыгызга да бәхет, шатлык телим, - дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса