Тормышның үзеннән
Бөгелмә юлында антирадар ни дип кычкыра
2015 ел, 29 апрель, кичке 10 нчы ярты җитеп килә.
Без, шәһәрнең "СУ-2" микрорайонында яшәүче дүрт хезмәткәр, Татар мәдәният үзәге гармунчысы Нәҗип Кильдеяров машинасына төялеп, Кодаш авылыннан "Бөгелмә авазы" газетасының 25 еллыгына багышланган очрашу кичәсеннән кайтып киләбез. Нәҗип әфәнде безгә каешларны эләктерергә кушты: "Бердән, кирәк. Ә икенчедән, эләктермәсәң, "чиный" башлаячак",...
2015 ел, 29 апрель, кичке 10 нчы ярты җитеп килә.
Без, шәһәрнең "СУ-2" микрорайонында яшәүче дүрт хезмәткәр, Татар мәдәният үзәге гармунчысы Нәҗип Кильдеяров машинасына төялеп, Кодаш авылыннан "Бөгелмә авазы" газетасының 25 еллыгына багышланган очрашу кичәсеннән кайтып киләбез. Нәҗип әфәнде безгә каешларны эләктерергә кушты: "Бердән, кирәк. Ә икенчедән, эләктермәсәң, "чиный" башлаячак", - диде.
Шәһәргә керер алдыннан машинаның антирадары "пипелди" башлады бит. Шулвакыт корректорыбыз Сания: "Минем каеш ычкынды бугай, кара, чиный да башлады", - диде. Моңа каршы Нәҗип әфәнде вәкарь белән генә:
- Юк, каеш түгел бу. Бусы "питсот-питсот" дип кычкыра! - дип, тизлекне аз гына арттырсаң да, 500 сумнан да ким булмаган штраф янаганына ишарәләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса