Бөгелмә хуҗабикәләре өчен дөге бәлеше рецепты
Бер зур бәлеш өчен уртача зурлыктагы 1 стакан сөт, стакан тулыр-тулмас сыек май яки ак май, өч кашык шикәр комы, бераз тоз, өч йомырка, чама белән чүпрә салып, уртача катылыкта камыр басарга, аны ярты сәгать чамасы тотарга. Эчлек өчен: 4 стакан дөгене кичтән тозлы суда 10 минут чамасы бүрттерергә, газны...
Бер зур бәлеш өчен уртача зурлыктагы 1 стакан сөт, стакан тулыр-тулмас сыек май яки ак май, өч кашык шикәр комы, бераз тоз, өч йомырка, чама белән чүпрә салып, уртача катылыкта камыр басарга, аны ярты сәгать чамасы тотарга.
Эчлек өчен:
4 стакан дөгене кичтән тозлы суда 10 минут чамасы бүрттерергә, газны сүндереп, 3-4 минут суында тотканнан соң, дөгене салкын су белән юарга һәм иләктә саркытырга.
Дөгегә ике стакан эретелгән ак май, чама белән шикәр комы, мул итеп кара җимеш, сары җимеш, йөзем салып эчлек әзерләргә.
Бәлешне ясагач, өстенә йомырка сарысы сөртеп, 45 минутка духовкага куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia