Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова бүген иртән вафат булган

Айгөл Фазыйлова вафат.

Казанда яшәүче Айгөл Фазыйлованың берничә ел яман шеш чире белән көрәшүе мәгълүм иде. 7 яшьлек улын ялгызы үстерүче 31 яшьлек Айгөлнең авыр язмышы турында федераль каналларның берсе берничә тапшыру да әзерләде.

Соңгы вакытта Айгөлнең хәле бик авырайган иде. Бүген иртәнге якта Казандагы хастаханәдә аның йөрәге тибүдән туктаган. Изге җомга көнендә мәңгелеккә күчкән якташыбызның урыны оҗмахта булсын!

Әнисенең туган авылы Иске Камка халкы Айгөлне ярдәменнән ташламады, төрлечә булышып торды. Мәрхүмәне бүген шушы авыл зиратында гүргә иңдерәчәкләр. Авылның ир-атлары кабер казый башлаган. Айгөлнең җәсәден тиздән Казаннан алып кайтачаклар.

Айгөл Фазыйлованың беренче сыйныфта укучы улы Әмирне Айгөлнең мәрхүмә әнисенең энесе Тәлгать тәрбиягә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса