Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Атна эчендә Бөгелмә ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 627 тапкыр чыктылар

350 тапкыр медиклар авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен чыктылар. 2 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күрде, шуларның 1се хастаханәгә салынды.

Исегезгә төшерәбез, ашыгыч ярдәм гә шәһәр телефоны буенча 03 номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефон буенча – 103 (бушлай). Шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлдә 112номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү һәм үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен чакыручы 03 номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга төгәл җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районнын, урамын, фатир номерын, катын, подъезд номерын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга Сезнең чакыруыгыз кабул ителде дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ҮРХ сайты

Чыганак: https://vk.com/btsrb2015

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса