Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Бөгелмә хуҗабикәләре өчен ак күбектәй торт рецепты

Кирәк: 4 йомырка, 350 г чамасы эремчек, 100-125 г атланмай, 3 стакан чамасы шикәр комы, стакан ярым он, ванилин. Ике йомырка сарысы, аз гына йомшарган атланмай, бер чеметем тоз, он һәм стаканның 3/4 өлеше кадәр шикәр комыннан кашык белән генә йомшак камыр әвәлибез. Әзер камырны майлаган табага җәеп, 5-10 минутка...

Кирәк: 4 йомырка, 350 г чамасы эремчек, 100-125 г атланмай, 3 стакан чамасы шикәр комы, стакан ярым он, ванилин.

Ике йомырка сарысы, аз гына йомшарган атланмай, бер чеметем тоз, он һәм стаканның 3/4 өлеше кадәр шикәр комыннан кашык белән генә йомшак камыр әвәлибез. Әзер камырны майлаган табага җәеп, 5-10 минутка мичкә тыгабыз. Мичне алдан кыздырырга кирәкми.

Ул пешкән арада эремчекле эчлекне әзерлик. Торт өчен корырак эремчек яхшы. Эремчекне ике йомырка сарысы, шикәр комы, ванилин кушып, бик әйбәтләп туглыйбыз.
Мичтәге камырны алып, суынганын көтәбез. Аннан соң шуның өстенә эремчекле эчлекне салып, янә 10-15 минутка мичкә урнаштырабыз. Сулырак эремчеккә вакыт күбрәк кирәк. Мичтән алгач, яңадан суытабыз.
Дүрт йомырка агын яхшылап күпертеп, бер стакан шикәр комы кушабыз. Күбек кашык басып торырлык булсын.
Күбекне эремчек өстенә сак кына түшибез. Артык баскаламый гына тигезләгәч, 125-130 кызулыктагы мичкә тыгабыз. Торт пешкәнче, мич капкачын ачарга ярамый. Мичтә озак тотмыйбыз - тортның өсте аз гына алтынсуланып китсә, ул әзер дигән сүз.
Табаны мичтән алып, тортны тиз үк кисәкләргә бүлгәлибез. Озакка сузсаң, күбек катып китә дә, кисүе кыенлаша. Кискәндә, пычакны әледән-әле суга тыгып алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса