Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Юлда

Олы юлдан машиналар Үтеп кенә тора ул, Кесәңдә акчаң булмаса, Күтәреп маташма кул. Абынсаң, тәпәлиләр Кайчагында такырда да Бәндә абына, Абынганны тәпәләргә Кеше табыла. Хөрәсән Исеме хөрәсән булды, Эш белмәде куллары, Үзенә охшап туганнар: Ата ялкау уллары. Эттән эт туа Черек багана селкенә, Файда итми мең терәү, Әләкчедән гайбәт туа,...

Олы юлдан машиналар
Үтеп кенә тора ул,
Кесәңдә акчаң булмаса,
Күтәреп маташма кул.

Абынсаң, тәпәлиләр

Кайчагында такырда да
Бәндә абына,
Абынганны тәпәләргә
Кеше табыла.

Хөрәсән

Исеме хөрәсән булды,
Эш белмәде куллары,
Үзенә охшап туганнар:
Ата ялкау уллары.

Эттән эт туа

Черек багана селкенә,
Файда итми мең терәү,
Әләкчедән гайбәт туа,
Аңгырадан - миңгерәү.

Нәсел үгезе

Азгын ирләр бик ишәйде,
Юк аларның туясы,
Нәсел үгезләре ясап,
Мөгез генә куясы.

Багучы янында

- Башым авырта…
- Бу - бозым синдә!
- Аяклар сызлый…
- Бу - сихер синдә!
Дөресен әйттем:
- Чир гел юк миндә!

Кашык вә авыз

- Мин булмасам, нишләр идең? -
Дигән кашык авызга.
Авыз тешен шыгырдаткан,
Тел күрсәткән "явыз"га.

Җәза

Ришвәтчене "эләктереп",
"Бик каты" тиргәделәр,
- Бүтән алай итмә, - диеп,
Кайтарып җибәрделәр.

Ягсуп Мортазин.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса