Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Зур тормышка – маяк

Тәрбияче - әти-әнисе, мохит яшәгән өе шикелле якын булганда гына бала теләп балалар бакчасына бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп-җыенып яшьтәшләре янына баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы - олы куаныч, көн дәвамында яхшы кәеф. Алай гына да түгел, бакчада эшләүче тәрбиячеләрнең үз-үзләрен гел пөхтә, җыйнак йөртүләре безне -...

Ләйсән КОНЯШКИНА.
Минем кызым Лиана бишенче елын инде 19 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнә - хәзерге вакытта мәктәпкә әзерлек төркеменә (тәрбиячесе - Гөлчәчәк Зәйнуллина) йөри. Шушы вакыт дәверендә без тәрбиячебезне һәрбер балага шәхси якын килеп шөгыльләнүче яхшы белгеч буларак таныдык. Төркемдә һәрвакытта да җылы мохит хөкем сөрә, шөгыльләр югары дәрәҗәдә алып барыла. Әлеге төркемдә йөрү дәверендә кызым әйләнә-тирә дөнья турында бик күп мәгълүматлар белде, шул рәвешле аның дөньяга карашы киңәйде, сөйләм теле баеды, үз-үзенә ышанычы үсте, кызыксынучанлыгы артты. Шунысы безне куандыра: тәрбияче төркемдә дустанә мөнәсәбәт урнаштыра белә. Шул ук вакытта бик таләпчән дә - үзенә һәм башкаларга карата хөрмәт тәрбияли.
Кызыбызны тәрбияләүдә Гөлчәчәк Динис кызының роле зур дип саныйбыз. Чөнки балабызның кече яшьтән үк үзенә карата изге, хөрмәтле һәм яхшы мөнәсәбәт белән очрашуы киләчәктә аңа шәхес булып формалашуда нык ярдәм итәчәгенә ышанычыбыз зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса