Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Үзәк китапханәдә коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды

9 декабрь – Коррупциягә каршы көрәш көне. Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга. Ул борынгы заманнарда ук туган  катлау социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә. Коррупциянең  тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә  барып тоташадыр. Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән. Шуңа күрә борынгы кабиләләрдә каһиннәргә бүләкләтә түләү норма  саналган.

Интеллектуаль уен “Нәрсә ул коррупция?”

     5 декабрьдә    Бөгелмә шәһәре үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең 10сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул коррупция?”исемле интеллектуаль уен үткәрелде.Чара, укучыларны темага якынайту максатыннан, урындык уены белән башланып китте.Урынсыз калган укучы, уеннан чыкмас өчен, оештыручыга үзенең “ришвәт”ен тәкъдим итә һәм ул урынын “сатып ала”. Шуннан соң, ришвәт бирүче һәм алучы турында әңгәмә оештырылды һәм әлеге  уенга йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, уенда катнашучылар бу гамәлне коррупция билгеләмәсе белән атадылар.Укучылар әлеге сүзнең мәгънәсен төрле авторларның сүзлекләренннән укып, аның төп мәгънәсенә төшенделәр.

 Шуннан соң,чараны алып баручы укучыларга “Нәрсә ул коррупция?”дип аталган слайд-презентация тәкъдим итте.Укучыларга башта сораулар бирелде, ә аннан соң, аның җаваплары күрсәтелде.

  Чараның төп өлешеннән соң, гамәли эшләр оештырылды. Китапханә психологы укучыларны 16нчы мәктәп укучылары катнашындагы өлкән кешенең фатир алу турындагы видеоролигы белән таныштырды.Шуннан соң, укучылар 2 командага бүленеп, тема буенча, төрле интеллектуаль уеннарда катнаштылар "Коррупциянең сәбәпләрен аңлат","Ребуслар" (тема буенча сүзләр төзү һәм аларның мәгънәләрен аңлату), Кем белә?" (коррупция темасына кагылышлы әсәрләрдәге тасвирламаларны аңлату), мәкальләрнең башын һәм азагын туры китерү, аларның мәгънәләрен аңлату).

     Чара «Кем тизрәк?”, “Уйлап тап” дип исемләнгән кызыклы уеннар белән тәмамланды.

      Әлеге очрашуны  оештыручылар укучыларның бик актив булуларына басым ясадылар,ә укучылар исә,аларга бик эчтәлекле, кызыклы һәм алар өчен әһәмиятле булган чара өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

      Димәк, әлеге тема белән мәктәп яшендәге балаларыбыз  таныш,чөнки алар тормышыбызда законны бозу очракларына күп кенә мисаллар китерделәр,үзләренең ришвәтчелеккә каршы ничек көршергә кирәклеге турындагы фикерләрен әйттеләр,  ә иң куандырганы-алар битараф түгелләр.

       Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп илдәге тәртипсезлекләр белән көрәшик! Шулай булганда гына киләчәгебез өметле булыр.

 

Рәмилә Шәкүрова,

Үзәк китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса