Инде берничә ел йөреп тә, безнең йортта яшәүчеләр өчен уңай чишелеш булмагач, 1 декабрьдә - "Единая Россия" партиясенең гражданнарны бердәм кабул итү көнендә мине кабул итүләрен үтенеп, алдан чиратка язылдым.
Әлфия САФИНА,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Моннан алда да депутатларга чиратка язылсам да, кабул итү вакыты җиткәч, ишек төбеннән куып чыгарып җибәргәннәр иде инде. Әлеге проблеманың, ниһаять, очына чыгарга теләгем зур булып, шуңа күрә тагын язылдым.
Бу юлы мине Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов кабул итте.
Депутатка йортыбызда яшәүчеләрне борчыган мәсьәләне энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп сөйләп бирдем. Фатир хуҗалары ризалык бирмәсә дә, беренче каттагы бер фатирда чәчтараш ясауларын әйттем. "Үзем өчен иң мөһиме шул, миндә гадәттә чәчтарашлар куллана торган химия исенә бик көчле аллергия", - дип тә искәртеп үттем. Депутат тыңлап утырды да: "Квартирыңны алыштыр", - дип, җиңел генә миңа әлеге проблеманы чишү юлын күрсәтте. Бу ике ел дәвамында нинди генә инстанцияләргә мөрәҗәгать итмәдем мин, әле мондый вариантны әйткәннәре юк иде. Гомер буе дәүләткә намус белән эшләп, пенсиягә чыккач, тынычлап яшәргә уйлап урнашкан фатирымнан, күршемә предприниматель килде дип, чыгып китәргә куштылар. Яшь чакта, көчең, дәрманың һәм, билгеле инде, акчаң булганда, яңа фатир алу, күченү бәйрәм генә дә бит ул…
Бераз аптырап утыргач, депутатка: "Законнарда, устав-карарларда: "Предпринимательләр эшенә йортта яшәүчеләрнең ризалыгы булырга тиеш" дип әйтелгән бит", - дидем. Ул: "Ну да, ну да", - дип әйтүдән ары китә алмады.
Бу хәлләрдән соң Дәүләт Советында, башкарма комитетларда законнар, устав һәм карарлар кабул ител-сә дә, аларны үтәү кемнәрдер өчен мәҗбүри түгел икән бит дип уйларга нигез туа, ләбаса. Әлеге очракта судлар да берни эшли алмый һәм эшләргә дә теләми. Шуннан соң исбатлап кара инде "Уставта язылган бит!" дип.
"Ну да, ну да!", законнар бар, эшләми генә, карарлар да кабул ителә, үтәлми генә. Тик шулай да, өметсез шайтан гына дигәндәй, өметләнәм, гаделлек өстенлек итеп, бу проблеманың уңай чишелешен дә күрергә насыйп итсен.