“Йолдызымны эзлим”
Әле менә күптән түгел генә кулыма "Йолдызымны эзлим" дип исемләнгән бик матур китап килеп керде. Ул "Бөгелмә авазы" газетасының беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган шатлыклы да, сагышлы да эчтәлекле бер чәчәкләр бәйләме сыман булып чыккан. Төрле-төрле авырлыкларны җиңеп, милләтебезгә хәбәрдарлык кирәк дип җан атып, җирле үзидарә...
Әле менә күптән түгел генә кулыма "Йолдызымны эзлим" дип исемләнгән бик матур китап килеп керде. Ул "Бөгелмә авазы" газетасының беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган шатлыклы да, сагышлы да эчтәлекле бер чәчәкләр бәйләме сыман булып чыккан.
Төрле-төрле авырлыкларны җиңеп, милләтебезгә хәбәрдарлык кирәк дип җан атып, җирле үзидарә белән киңәш-табыш итешеп, җитәкчеләребезнең хәер-фатихасын алып, "Бөгелмә авазы" газетасын шәһәр һәм районыбызда гамәлгә куйган М. Мостафин шулай ук Бөгелмәдә җирле авторларны туплап, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсен оештыручы да әле.
Бу үтә дә зыялы гаилә 1983 елда Бөгелмәбезгә Казаннан күченеп килде. Гаилә башлыгы Мәхтүм Мостафин башта шәһәр-районда чыгып килүче газетада дубляж буенча мөхәррир урынбасары булып эшләде. Ә инде, әйткәнемчә, республикада бер-бер артлы татар басмалары дөнья күрә башлагач, бездә дә, ниһаять, 1991 елның 1 гыйнварыннан татар газетасы аваз салды һәм Мәхтүм Мәхмүт улы әлеге басманың мөхәррире булып эшли башлады.
Яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр сыман җирле шагыйрьләребез, язучыларыбыз, милләтпәрвәр кешеләребез, гомумән, каләм ияләренең язмалары газета битләрендә күпләп пәйда була башлады. Рәшит Мозаффаров, Радмил Зыятдинов, Габдрахман Низамов, Мөбәширә Шәрәфетдинова, Сәлах Шәрипов, Рифкать Сәлимов, Фәһимә Авзалова, Әмир Садыйков, Сәяф Шәйдуллин һәм башкаларның язмаларын халык кызыксынып укыды. Карагыз әле, ничәмә-ничә еллар дәвамында качып-посып кына үзләре өчен язучылар күпме булган бездә?! Ә инде үзебезнең телдә сөйләүче һәм язучы милли басмабыз "Бөгелмә авазы" ачылгач, иҗат дәрте яшьләребезгә дә күчте, яшь үсентеләребез менә дигән язучылар булып киттеләр.
Мәхтүм Мостафин - милләтебез үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес ул. Ни кызганыч, арабыздан бик иртә китте - нибары 54 яшендә бакыйлыкка күчте. "Йолдызымны эзлим" китабын аның җәмәгате, шулай ук газета хезмәткәре Әлфия Мостафина иренең якты истәлегенә һәм аның рухына дога булып барып ирешсен дигән изге теләк белән бастырып чыгарган.
"Бөгелмә авазы" газетасын укучыларны, аның әбунәчеләрен Бөек ‰иңү китергән яз бәйрәмнәре белән тәбриклим һәм, барчагызга мөрәҗәгать итеп, яраткан газетабызга активрак язылырга өндим. Мәхтүм Мостафин әйткәнчә,
Киләчәктә дә газета
Тоткан юлын сакласын,
Рус - татар бердәм булып,
Бергә-бергә атласын.
Әлеге газета безнең горурлыгыбыз, бүгенге көндә милләтебезнең иң якты көзгесе булып тора дисәк тә, ялгыш булмас. Ел ахырында үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк "Бөгелмә авазы"на тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп итсен, аның укучылары күп булсын дигән теләктә калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа