Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында квест-уен узды

“Тюбик” станциясендә яшүсмерләрдән асфальта рәсем ясау соралды...

“Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Н. Носовның “Белмәмеш маҗаралары” әкияте буенча квест-уен узды. Бу маҗаралы уенның төп максаты приютта тәрбияләнүче балаларның тәртибен яхшырту, кеше арасында үз-үзләрен тотарга өйрәтү булды.

Шобага салганнан соң, балалар ике командага бүленделәр, капитан сайладылар. Һәр команда станцияләр күрсәтелгән маршрут кәгазе алды. Башта балалар әкият буенча оештырылган викторина сорауларына җавап бирергә тиеш булды. “Белемлеләр” станциясендә балалар кайсы әйбер нинди геройныкы икәнен танып белделәр. “Тюбик” станциясендә яшүсмерләрдән асфальта рәсем ясау соралды, алар, һич икеләнеп-бәхәсләшеп тормыйча, әкияти чәчәкләр аланы ясап куйдылар. “Чәчәкләр” станциясендә балалар “Яшел чикерткә” турында җыр җырладылар. Һәр ялгыш җавап өчен уенчыларга штраф биремнәр үтәргә туры килде: күз йомып лабиринтны үтү, тупны кәрзингә туры ыргыту, кыршау аша ышкылмыйча үтү дисеңме... Нәтиҗәдә, һәр команда биремнәр саен кирәкле хәрефләр җыеп,  яшерелгән сүзне  тапты.

Бу чара балаларга вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздырырга, әкият геройларына карап, авыр хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтте.

Миләүшә КНЯЗЬКИНА.

Диана Петрова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса