Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!

Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм. Әби-бабайларга хөрмәт көнендә аларга үзебезнең яратуыбызны, хөрмәтебезне, рәхмәтләребезне тагын да ныг-рак ирештерергә тырышабыз.

Людмила МОСКВИЧЕВА,
"Ялкын" приюты тәрбиячесе.
Алда торган Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан, "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында бик күп чаралар үтә. Алар безнең учреждениедә күптән инде матур традициягә әйләнделәр.
Шушы көннәрдә үсеп килүче буынга әхлак тәрбиясе бирү һәм өлкән буынга хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү максаты белән приют тәрбиячеләре һәм анда тәрбияләнүчеләр "Яхшылык эшләргә ашыгы-гыз!" дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар өлкән кешеләрнең һәм ялгыз пенсионерларның фатирларын җыештыруда катнаштылар: тәрәзәләрен, идәннәрен юдылар, пәрдәләр элделәр, тузан сөрттеләр һ.б.
Өлкән һәм яшь буын арасында шул рәвешле аралашу чәй өстәле артында тәмамланды.
Алдагы чара "Яхшылык эшлә" девизы белән үтәчәк. Аның кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр үз куллары белән тәбрикләү открыткалары әзерләп, рәхмәт сүзләре белән шәһәр урамнарында таратачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса