“Яңарыш” үзәгендә спорт эстафетасы узды
Укучы хатлары

“Яңарыш” үзәгендә спорт эстафетасы узды

12 сентябрь көнне, “Көзге игелек атнасы” кысаларында, “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә спорт эстафетасы үткәрелде.

Әлеге чараның максаты - коммуникатив күнекмәләрне үстерү, психик-эмоциональ сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.

Эстафетада 8 гаилә һәм Бөгелмә кадет мәктәбе укучылары катнашты.

Уртак чаралар балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итә, яшьтәшләре белән аралашканда, балалар тигез аралашуга өйрәнәләр, практикада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре нормаларын үзләштерәләр.

 

Ирина МЕЛЬНИКОВА,

 физик культура буенча инструктор