Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Яңарыш юлыннан

1 апрель көнне Әлмәт районының Салкын Алан авылында Татарстан Аксакаллар шурасының күчмә утырышы булып узды. Анда Казан, Түбән Кама, Менделеевск, Әлмәт, Лениногорск вәкилләре катнашты. Мәртәбәле җыелышның бу авылда уздырылуының хикмәте биредә яңа мәчет төзелеп бетү белән бәйле. Бу авылда мәдәният йорты да, мәктәп тә, китапханә дә тузып, таралып, сүтелеп беткән...

1 апрель көнне Әлмәт районының Салкын Алан авылында Татарстан Аксакаллар шурасының күчмә утырышы булып узды. Анда Казан, Түбән Кама, Менделеевск, Әлмәт, Лениногорск вәкилләре катнашты.

Мәртәбәле җыелышның бу авылда уздырылуының хикмәте биредә яңа мәчет төзелеп бетү белән бәйле. Бу авылда мәдәният йорты да, мәктәп тә, китапханә дә тузып, таралып, сүтелеп беткән инде. Илдус хәзрәт тырышлыгы белән төзелгән мәчеттә китапханә дә булачак икән. Аларга, форсаттан файдаланып, мин дә "Еллар кайтавазы" дигән китабымны бүләк иттем.

Җыелышта Аксакаллар шурасының эшчәнлеге турында фикер алышулар, киләчәккә планнар корылды, тәкъдимнәр әйтелде. Түбән Кама һәм Казан шәһәрләре Аксакаллар шурасының эшчәнлеге югары бәяләнде. Шунысы игътибарга лаек, Аксакаллар шурасы, күп тармаклы эш алып баручы ветераннар советларыннан аермалы буларак, тырышлыкларын татар халкын, татар милләтен, телне һәм гореф-йолаларны саклау, үстерүгә салып, шушы юнәлештә колачлы эш алып бара. Салкын Аланда ачылган мәчет (китапханә дә) - шундый эшнең күркәм мисалы. Биредә ул көнне беренче җомга вәгазе тыңланды, җәмәгать намазы укылды. Шөкер, Салкын Аланга килеп җиткән җылы җилләр андагы иҗтимагый тормышны, яшәешне җанландырып та җибәрер әле.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Карабаш бистәсе.

Рәсемнәрдә: Авыл уртасында - яңа мәчет. Җыенда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса