Ямьле җәй, хуш исләрен калдырып, сиздерми генә узып та китте. Уңган хуҗабикәләр төрле нигъмәтләрен, сөенеч-шатлыкларга төреп, тәмле-татлы итеп, кышка ризык - кайнатма әзерләп куйдылар.
Илебездә, Аллага шөкер, көн саен яңа бәйрәмнәр туып тора. Нинди генә бәйрәмнәр юк хәзер! Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә күптән түгел бөгелмәләрне яңа...
Ямьле җәй, хуш исләрен калдырып, сиздерми генә узып та китте. Уңган хуҗабикәләр төрле нигъмәтләрен, сөенеч-шатлыкларга төреп, тәмле-татлы итеп, кышка ризык - кайнатма әзерләп куйдылар.
Илебездә, Аллага шөкер, көн саен яңа бәйрәмнәр туып тора. Нинди генә бәйрәмнәр юк хәзер! Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә күптән түгел бөгелмәләрне яңа бәйрәмгә - татлы-тәмле "Вәринҗә" бәйрә-менә чакырды!
Татар халкы - гомер бакый
Тәмле итеп чәй эчкән.
Тәмле чәй яратуыбыз
Талчыбыклы бишектән.
Инде бүген вәринҗәнең, кайнатмаларның ниндие генә юк, өстәлебездә - зур сыйдыр вәринҗәләр өлгесе: кара карлыган, кызыл карлыган, бөрлегән, алма, чия, слива, шомырт, ылыс күркәләреннән дә кайнатмалар өстәлне ямьләделәр.
Бәйрәмгә атап язылган "Вәринҗәләр" шигырен Эдуардыбыз бик тәфсилләп, тәэсирле итеп укып бирде:
Тәмле-тәмле вәринҗәсе,
Менә монсы - бигрәк!
Кашыгыңа элеп ал да
Йотып җибәр тизрәк!
Ходай биргән җимешләрдән
Әнкәй ясый койкасын.
Телеңне йотып җибәрмә,
Ашап һич тә туймассың.
Җир җиләге вәринҗәсе
Бигрәк тәмле табында.
Кышын бит ул ямьле җәйне
Алып килә табынга.
Ютәлләсәң, әнкәй шундук
Кура җиләк кайнатмасын
Салып куя табынга.
Я, кем белә, әйбәтерәк
Нинди дару тагын да?
Ә кара карлыганны
мин яратам
"Биш минут"лап.
Бөтен чиргә дәва бит ул,
Дөрес әйтемме, дуслар?
Кызыл миләш тәлгәшләрен
Җыеп кайтабыз көзен.
Вәринҗәсе - искитмәле!
Шуңа яратабыз үзен.
Эч киткәндә -
кара шомырт
Вәринҗәсе бигрәк шәп!
Үзе шундый
"эксклюзивный",
Татыгансыздыр бит, шәт?
Патшалар да бик яраткан
Чиянең вәринҗәсен.
Аңардан да тәмлесе юк,
Яратмыйча, нишләсен!
Әйдәгез әле, гөрләшеп,
Чөкердәшеп, тәмле итеп,
Күтәрик табын ямен!
Киләсе елга да шулай
Бергәләшеп уздырырбыз
"Вәринҗә"нең бәйрәмен.
"Тәмле" бәйрәмгә "Батыр" балалар бакчасыннан килгән нәни дусларыбыз да бик канәгать булып киттеләр. Шулай булмый ни! "Дуслык" әбиләре төрле-төрле вәринҗәләр, тәмле пироглар, татлы чәй белән сыйлап җибәрде бит үзләрен (рәсемдә)! Кунакка килгән өлкәннәребез күңеленә дә бик хуш килде бу көн. Башка милләттән булган кунаклар да шактый иде. Алар өчен дә безнең бу бәйрәм "күңелле яңалык" булды. Тәмле чәй табынында "Музыкаль табышмак", "Оттырусыз лотерея" уеннары да кунакларыбызга ошады.
Менә шулай күңелле узды "Вәринҗә" (кайнатма) бәйрәме бездә. Сез дә килегез, хөрмәтле дуслар, безнең чараларыбызга! Мәдәният елында һәр чарабыз йөрәк җылыбыз белән сугарылган!
Флюра ШӘРИПОВА,
Татар мәдәният үзәге директоры.
Автор фотосы.