Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Ветераннарга дан һәм хөрмәт

10 апрель көнне Карабаш мәдәният хөрмәтенә ветераннарга юбилей тантанасы булып узды. Бөек Ватан сугышында катнашканнар (7 кеше), сугыш ветераннарының толлары лаек булды мондый хөрмәтләүгә. Тантанага килгән мөхтәрәм затларга медальләрне Карабаш муниципаль берәмлеге Советы депутатлары такты. Ә инде тантанада катнаша алмаган ветераннарга медальләрне өйләренә барып тапшырдылар. Мәктәп укучылары ветераннар хөрмәтенә әдәби-музыкаль...

10 апрель көнне Карабаш мәдәният хөрмәтенә ветераннарга юбилей тантанасы булып узды.

Бөек Ватан сугышында катнашканнар (7 кеше), сугыш ветераннарының толлары лаек булды мондый хөрмәтләүгә. Тантанага килгән мөхтәрәм затларга медальләрне Карабаш муниципаль берәмлеге Советы депутатлары такты. Ә инде тантанада катнаша алмаган ветераннарга медальләрне өйләренә барып тапшырдылар. Мәктәп укучылары ветераннар хөрмәтенә әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде, аннары сәхнәгә "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле күрсәтте. Бу коллективның чыгышы Карабаш ветераннары өчен бик зур бәйрәм бүләге булды. Моның өчен рәхмәт сүзләре Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховка тиеш, чөнки әлеге күркәм эш аның тырышлыгы белән оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса