Ветеран фикере: тарих, тормыш, кино...
Берничә ел кинотеатрга бөтенләй йөрмәгән идем, соңгы айларда “Мадагаскар”га сукмак салдым әле.
Ничек инде “Т-34”не карамыйсың ди? Әлбәттә, бер өлеше чынлыкта булганлыгы ихтимал вакыйгаларга яхшы гына фантазия җимешләре өстәлгән. Шулай да мавыктыра.
“Ржев”. “Бөгелмә авазы”нда элегрәк басылган язмаларымда безнең гаилә өчен бу шәһәрнең бик мөһим роль тотканын язган идем инде. Әтәй, 43 яшьлек артиллерист, 1942 елның җәендә сугышка шушы шәһәр ягыннан башлап кергән, “Ржев иттарткычы”н узып, Кенигсберг янында тәмам иткән. Үзем дә 1956–1957 елларда шунда хәрби хезмәт үттем. Бик тирән эчтәлекле фильм булыр дип өметләнгән идем моны. Өметем акланмады. Авторлар бер подразделениенең кайсыдыр авыл өчен барган сугышта бик күп кан койган бер батальонынмы, ротасынмы күрсәттеләр. Ә бит ул сугыш башта чигенү, аннары оборона тоту, шуннан соң гына дошманнарны куу дәрәҗәсендә барган һәм анда дивизия дә, армия дә, фронт та, Баш Ставка да катнашкан. Ә картинада болар барысы да читтә калган.
Ниһаять, озак кына рекламалардан соң “Союз спасения” фильмы экраннарга чыкты. Ул фильмны караучыларның беренче дистәсенә эләкмәдем микән әле мин? Армиядә хезмәт иткәндә, рус әдәбияты классикасы белән беррәттән, декабристлар турында кулыма килеп эләккән һәрбер китапны укып чыга барган идем. Сүз уңаеннан дигәндәй, университетка читтән торып укырга кергәндә, ул теманы яхшы белүем мине имтиханда коткарды да.
Ярый, фильмны карадым. Китапларны укыганда, мин ул хәрәкәтнең башында торучыларны олырак яшьтәге кешеләр итеп күз алдына китерә идем, ә алар япь-яшь, әле күбесе өйләнмәгән дә егетләр икән. Монысы минем өчен яңалык булды. Николай да бик укымышлы яшь кеше булган.
Шулай, фильмны карадык. Хәзер бәхәс китте: кем герой? Кем хыянәтче?
Телевизордан бу темага бәхәснең ничек барганын күрсәттеләр. Россиянең халык артисты Ливанов, сүзләрне бик озак сайлап тормыйча, Пестель, Муравьев-Апостол, Рылеев, Каховский һәм восстаниедә катнашкан башка кешеләрне сүкте. Декабристларны гаепләүчеләрнең баш аргументы – халык бу хәлләргә әзер булмаган, имеш...
Менә бу урында бераз уйлашыйк әле. Безнең тарихчылар (Россия һәм совет тарихчыларын әйтүем) Россия турында һәрвакыт “Никем не победимая” дип мактанырга яраталар. Ә 19нчы гасыр уртасында – Кырым сугышы, 1905 елда – япон сугышы, 1914 елдагы Бөтендөнья сугышы? Бу сугышларда Россия, әйе, җиңелмәде – тар-мар ителде. Ә сәбәп?!
Япон сугышы вакытында, ике армияне бергә кушып исәпләгәндә, 100 процент укый-яза белүчеләрнең 95 проценты – японнар, 5 проценты руслар булган. Күп кенә акыллыбашлар солдатларның: “Да здравствует император Константин и его жена Конституция!” – дип кычкырып, Констанция белән Конституцияне аермаган кешеләрне ничек инде патшасыз калдырасың, дворяннар, жандармнар чыбыркысыннан азат итәсең, имеш, дип саныйлар. Ә кемнәр соң крестьяннарны атнасына дүртәр-бишәр көн бушка барщинада эшләткән? Крестьянның бит әле үз җире, үз йорты да булган – хатынын, балаларын ашатырга-туендырырга, киендерергә кирәк! Пушкинның теле бай – лексиконында рус телендә генә дә 12,5 мең сүз булса (ул да бит әле сөйләшүне француз телендә башлаган, рәхмәт Арина Родионовнага – русчага өйрәткән үзен), крестьяннарга тормыш алып бару өчен 5-6 йөз сүз дә җиткән. Кая инде ул Констанция белән Конституция дигән сүзләрне белү?!
Кыскасы, халыкны башта хайван хәленә җиткергәннәр, аннан соң аларны, уңны-сулны белмәүчеләрнең аякларына бер якка салам, икенче якка печән бәйләп, “Сено!”, “Солома!” командасы биреп, стройда йөрергә өйрәтүен көлке итеп сөйләгәннәр. Ә хәзерге көндә үзен элита дип санаган бәндәләр декабристларны Россия дәүләтенең дошманнары итеп саныйлар. Күзләрен акайтып, төкерекләрен чәчә-чәчә, патшаны, халыкны хайван хәлендә тоткан боярлар, князьлар, бароннар, дворяннарны патриотлар итеп саныйлар.
Нигә соң шулай кызып-кызып бәхәсләшәләр? Безнең буын (1933-1938 елларда туганнарны күздә тотам) укуны сугыш елларында яки сугыштан соңгы ачлык елларында башлады. Мин беренче класска 1943 елны укырга кердем. Укырга китап, язарга кәгазь, каләм, кара юк. Укытучыларыбыз да үзләре – 8-9 класс бетергән кешеләр. Ә тарих даталарын ятлый идек, хәтеремдә, техникумның икенче курсында 120 дата ятларга кирәк иде.
Ә хәзерге балаларга ни генә алмыйбыз! Мәктәпкә беренче-икенче класска баручы балалар аркаларына үзләренең гәүдәләреннән зуррак рюкзак асып баралар. Ләкин үзем хәзерге балалар белән сөйләшкәндә тарихны белмәүләренә исем китү турында язып тормыйм.
Сергей Михалков та үзенең “Җен куу” (“Бесогон”) программасында хәзерге балаларның Карбышевның кем икәнен, Ватан сугышының кайчан башланып, кайчан бетүен, күпме кеше һәлак булуын, җиңүнең нинди корбаннар хакына яуланганын, Сталин, Наполеон, Жуков, Суворов, Гитлер һәм башка тарихи шәхесләрне бер казан боткасына салып бутавы турында елардай булып сөйләде.
Боларның барысын да күз алдыннан кичереп, фикерләп карагач, сорау туа: илнең хәзерге элитасы, үз балаларын Америкада, Европада, башка чит илләрдә укытып, безнең киләчәк буынны “сено-солома”га илтеп җиткермәс микән?..
Ришат Гәрәев, хезмәт ветераны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа