Ветеран белән күрештек
Хөрмәтле редакция! Күптән түгел безнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта Бөгелмә шәһәре һәм районы ветераннар советы әгъзасы, хәрби хезмәт ветераны, майор Мөнир Шәяпович Шәйхетдинов белән очрашу булды. Мөнир абыйга - 79 яшь. Шулай булса да, ветеран бик хәрәкәтчән, җитез кеше. Ул бөтен җирдә дә тырышып хезмәт иткән, бик күп медальләр, Халыклар...
Хөрмәтле редакция!
Күптән түгел безнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта Бөгелмә шәһәре һәм районы ветераннар советы әгъзасы, хәрби хезмәт ветераны, майор Мөнир Шәяпович Шәйхетдинов белән очрашу булды. Мөнир абыйга - 79 яшь. Шулай булса да, ветеран бик хәрәкәтчән, җитез кеше. Ул бөтен җирдә дә тырышып хезмәт иткән, бик күп медальләр, Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән. Мөнир абый безгә үзенең тормышы турында сөйләде: авыр сугыш елларында әби-бабайларның ничек тырышып эшләүләрен, әниләрнең Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш кертүләрен әйтте. Барыбыз да аны кызыксынып, игътибар белән тыңладык, төрле сораулар бирдек. Очрашу бик ошады. Үз чиратында, ветеранны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар бәйрәме белән тәбрик иттек. Ул да безгә бик матур теләкләр теләп, рәхмәт әйтте. Мондый очрашулар тагын да булыр, хөрмәтле ветеранны үзебездә күрербез дип уйлыйбыз.
Тимур КАМАЛОВ,
лицей-интернатның
7 "Б" сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа