Утырып уйлар уйладым да...
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Тиздән Әниләр көне җитә. Шуны искә төшереп, уйланып йөрдем әле. Әниемне дә, ерак әбиемне дә искә алдым. Әнинең әнисен шулай дип йөртәләр иде безнең якта. Тумышым белән Әлмәт районының Югары Мактама авылыннан мин үзем. Мактама башы (Мактамабаш) дип тә йөртәләр иде ул авылны. Ә менә ерак әбием...
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Миңзифа - ерак әбием
Карабаш авылыннан.
Мактамабаш авылына килен итеп алынган.
Нәбиулла бабам белән
үстергән сигез бала:
Берсеннән-берсе тазалар,
алты кыз, ике малай.
Барысы егерме ике оныклары да булган.
Күбрәк тә булыр иде,
каһәр сугыш башланган.
Тыныч тормыш туздырылган.
Кемдер сугышта калган.
Исәннәре колхозларын,
совхозларын торгызган.
Әбиемнең Карабашта
туганнары да булган.
Хәсән исемлесе генә
минем исемдә калган.
Әлмәт яклап килгәндә -
үзәк урам, уң якта.
Зираттан ерак та түгел яшиләр иде анда.
Бөгелмәгә барган чакта
туры килде кунарга.
Сугыш... Машиналар йөрми,
атлылар да юк юлда.
Иске бәрәңге беткән чак, ә яңасы чәчәктә,
Шуңа ашка турадылар
бәрәңге яфрагын да.
Ярый катык-сөт бар иде, аертканы булса да.
Йомыркасы да булгандыр,
салымнан калса әгәр...
Бары белән сыйладылар,
рәхмәт яусын аларга -
Әбием туганнарына, Карабаштагыларга.
Шулай итеп, анда кундык,
хәл алдык кунак булып.
Икенче көн Бөгелмәгә
җиттек җәяүләп барып.
Менә шулай иде, дуслар,
сугыш вакытларында.
Күпме гомер яшәсәм дә,
исемнән чыкмый бер дә.
Күпме генә утырсам да,
барысын язып булмый.
Сулар ага, гомер уза,
вакыт та туктап тормый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа