Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Укучыбыз мөрәҗәгате

Хөрмәтле шәһәр-район җитәкчелеге, депутатларыбыз, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләребез! Әлеге игелекле эштән читтә калмассыз дигән өмет белән сезгә мөрәҗәгать итәбез. Узган гасырның ахырында демократия җилләре исә башлагач, Татарстаныбыздагы авыл-шәһәрләрдә хәлле кешеләр мәчетләр салдыра башлады. Халык та бу изге гамәлдән читтә калмады, кулыннан килгәнчә матди ярдәм күрсәтте. Ил төкерсә, күл була, ди халык...

Хөрмәтле шәһәр-район җитәкчелеге, депутатларыбыз, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләребез! Әлеге игелекле эштән читтә калмассыз дигән өмет белән сезгә мөрәҗәгать итәбез.
Узган гасырның ахырында демократия җилләре исә башлагач, Татарстаныбыздагы авыл-шәһәрләрдә хәлле кешеләр мәчетләр салдыра башлады. Халык та бу изге гамәлдән читтә калмады, кулыннан килгәнчә матди ярдәм күрсәтте. Ил төкерсә, күл була, ди халык мәкале, бу, чыннан да,
шулай.
Ләкин тора-бара кыенлыклар да туа башлады. Төзү бер хәл, аны тотарга, уты һәм суына ай саен түләп барырга кирәк, иң мөһиме, ул Аллаһ йортларында имамлык итүче хәзрәтләребез дә лаеклы яшәргә тиеш бит, ул турыда онытырга һич ярамый. Гаиләләре бар, балаларны киендерергә, ашатырга, тәрбия кылырга кирәк, боларның барысы да җитди чыгымнар таләп итә.
Бүгенге көндә мәчетләрдә эшләргә яшь дин белгечләре килә башлады, аларга матди яктан ярдәм итү, үзләрен авылларда калдыру бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, чөнки мәчетләр ачылган елларда имамлык итүче аксакалларыбыз өлкәнәеп бара, белемнәре дә җитенкерәми, аларга яшь алмаш килә. Ә яшьләр, билгеле, энергияле халык, алар бүгенге авыр заманда яшьләрне наркомания, эчүчелек кебек замана чирләреннән йолып алып калуда, балаларны иманлы, ныклы ихтыярлы итеп үстерүдә зур эш башкарырга сәләтлеләр. Халыктан килгән хәер акчасына гына бу эшләрне башкарып чыгарга һич мөмкин түгел.
Элек-электән безнең халык үзенең укымышлы кешеләре, зирәк акыллы байлары белән дан тоткан. Беренчеләрдән булып, татар телендә газета-журналлар чыгарган алар, мәчетләргә, мәктәпләргә ярдәм итеп торганнар.
Күмәк көч таулар күчерә, дигәннәр безнең борынгы бабайларыбыз. Әгәр җыйнаулашып, бергәләп киңәш-табыш итсәк, район авылларында имамлык итүче хәзрәтләргә ярдәм итү мөмкинчелеген табар идек, бәлки. Сезгә бик ышанабыз, зинһар, ярдәмегездән ташламагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса