Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Укучы иҗаты: Әбием

Бисмилласын әйтеп, кояш баткач, Авыз ача минем әбием. Тәмле җимешләрне сайлап кына Авызына каба әбием. Бисмилласын укып, намазына Баса алганга да сөенә. Күңеленең чисталыгы белән Матур булуына ирешә. Теле белән динен саклап калган Татар халкым бүген үсештә Мәчет манарасы һәр авылда Һәр шәһәрдә күккә ирешә. Сәхәр ашый әби, таң туганда,...

 

Бисмилласын әйтеп, кояш баткач,

Авыз ача минем әбием.

Тәмле җимешләрне сайлап кына
Авызына каба әбием.

Бисмилласын укып, намазына

Баса алганга да сөенә.

Күңеленең чисталыгы белән

Матур булуына ирешә.

Теле белән динен саклап калган

Татар халкым бүген үсештә

Мәчет манарасы һәр авылда

Һәр шәһәрдә күккә ирешә.

Сәхәр ашый әби, таң туганда,

Кояш чыга нурга манчылып

Алсу нуры белән бар җиһаны,

Бар дөньясы куя яктырып.

Бисмилласын әйтеп, көн батканда

Авыз ача әбием шатланып,

Киләчәктә яшәр буыннарга

Фатихасын бирә ашкынып.

Лилия ВОЛКОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса