Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Уку – яктылык, уку – яхшылык, уку – сәламәтлек

Укуның яхшылыкка гына илтүен аңлатырга теләгән Бөгелмә китапханәчеләре җәйге каникул чорында балалар (һәм олылар өчен дә) җәйге ачык һавада “уку залы” оештырдылар.

Бу чара атнага ике тапкыр Ленин һәм Кызыл Армия урамнарындагы паркларда, ЗАГС бинасы янындагы һәм Тухачевский урамындагы бакчаларда, Я. Гашек урамында газета-журналлар уку, китап күргәзмәләре белән танышу, төрле бәйгеләрдә, әдәби ярышларда, уеннарда, мавыктыргыч викториналарда, кычкырып шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр уку, курчак спектакльләре карау һәм башка бик күп кызыклы чараларны эченә ала.

ҮЗӘК КИТАПХАНӘ хезмәткәрләре Кызыл Армия урамындагы паркта “Җыр – кешенең юлдашы” дигән флеш-моб үткәрделәр. Татар җырларына, биюләренә багышланган чарада “Илһам чишмәләре” клубы әгъзаларына кушылып, җыелган халык та биеде, күңел ачты. “Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар” дип аталган китап күргәзмәсендә теләгән кешеләр күңелләренә хуш килгән китапларны сайлап алдылар.

Әбиләр һәм бәбиләр өчен дә махсус мәйданчык эшләде: әдәби викторина сорауларына җавап эзләп, язучының исемнәрен ачыкладылар; эш барышында исемнәрен искә төшерә-төшерә, мультфильм геройларына бәйле пазллар җыйдылар.

Шагыйрь Евгений Евтушенкога 85 ел тулуга багышланган чара да шунда үз тамашачысын җәлеп итте. Шагыйрьнең лирик шигырьләрен кычкырып уку ачык һавада бөтенләй башкача яңгырый шул...

ГАИЛӘ КИТАПХАНӘСЕ хезмәткәрләре “Кояшлы алан”га десант төшерде: агачлар, дару үләннәре, әкияти чәчәкләр, гөмбәле алан бүлекләреннән торган “Экологик мозаика”  викторинасы бик күпләрне җәлеп итте. “Яшеллек дөньясы – безнең шәфкатьле йортыбыз” дип аталган китап күргәзмәсендә дә бик күп файдалы мәгълүмат табарга була иде. Паркт йөрүчеләр бу мөмкинлектән бик рәхәтләнеп файдаландылар.

2нче КИТАПХАНӘ-ФИЛИАЛ хезмәткәрләре Балалар паркында “Һәм хәзинәләр атавы ачылып китте...” дип аталган эрудит-шоу әзерләгәннәр иде. Ни генә юк анда: карталар да, пиратлар турындагы китаплар да, маҗаралы уеннар да, хәзинәләр дә... Әмма уенда катнашучыларга ул серле утрауга эләгү җиңел генә бирелмәде. Башта “Итагатьлелек мәгарәсе”, “Пиратлар утравы”, “Әкият сазлыгы” янында аларга күп санлы сорауларга җавап эзләп табарга туры килде. Шуннан соң гына сер ачылып, кирәк урынга барып җитү мөмкинлеге тудырылды. Соңгы бәйге – “шоколадлы аукцион” тәмамлангач кына җиңүче хәзинә (тәмле кәнфитләр) тулы серле сандыкка ия булды.

 

ҮЗӘК БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕ хезмәткәрләре ЗАГС янындагы бакчаны үз итеп, анда ял итүчеләрне “Белмәмеш маҗаралары” белән җәлеп иттеләр. Сәхнәләштерелгән әдәби викторина нәнүсләр иле, Белмәмешне һәм башка геройлар белән танышудан, башланып китте, викторинаның сорауларына дөрес җавап биргән кешеләргә татлы призлар тәтеде. Ахырдан балалар үзләре курчаклар белән идарә итеп, импровизацияле курчак спектакле күрсәттеләр. Ата-аналарга, балаларга дуслык турындагы спектакль тәкъдим ителде. Һәркемгә ошады бу көн!

3нче КИТАПХАНӘ-ФИЛИАЛ хезмәткәрләре Кызыл Армия урамындагы паркта спорт-уен программасы тәкъдим иттеләр. Ике команда оешты анда һәм алар үзара ярыштылар да. “Алтын ачкыч” һәм “Өч аю” исемнәре командаларга юкка гына бирелмәде – алар шул әкият геройлары булып уйнарга тиеш иде. “Баһадирлар”, “Шалкан”, “Леопольд балык тота”, “Көлсылу” һәм башка эстафеталар бик тә мавыктыргыч узды. Әкиятләр дөньясындагы белем дә файда итте монда җиңәргә, җитезлек, осталык та. Ә татлы призлар уенда катнашкан һәр кешегә эләкте.

5нче КИТАПХАНӘ-ФИЛИАЛ хезмәткәрләре Тухачевский урамындагы бакчада мавыктыргыч уен программасы белән чыктылар. Балаларны бу көнгә алдан әзерләгәннәр иде: су турында табышмаклар, әйтемнәр әйттеләр, су сибешеп уйнар өчен уенчыкларны да алдан хәстәрләгәннәр иде. Эссе көндә лычма булып чыланган, шат күңелле балаларның рәхәтләнеп көлешеп уйнаулары узып баручыларны да тартып китерде, алар да уенга бик теләп кушылып китте. Җитезлек, өлгерлек һәм... башны эшләтү таләп ителде алардан. Искиткеч күңелле чара булды ул.

ҮЗӘК БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕ хезмәткәрләре су буенда яраткан шагыйребез, драматург, язучы, тәрҗемәче Самуил Маршак иҗатына багышланган чара оештырдылар. Биредә авторның биографиясеннән кызыклы вакыйгалар да, иҗаты турында яңа мәгълүматлар да яңгырады. Аның аерым әсәрләренә нигезләнгән уен-викториналар, ярышларда балалар бик актив катнаштылар. Белгәннәрен сөйләделәр, белмәгәннәрен белделәр. Соңыннан барысы да татлы-тәмле призларга ия булып, тагын бер шатландылар.

ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ КИТАПХАНӘСЕ хезмәткәрләре “Әкиятләр иле буйлап сәяхәт” оештырып, аны әдәби лабиринт рәвешендә үткәрделәр. “Келәм-очкыч”ка урнашкан китапханәчеләр дә, аларга ияргән балалар да Россиядә яшәүче халыкларның “илләрен гизеп”, әкиятләрен барлап, бик мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар. Һәрбер “станция”дә балаларныаларны әкият геройлары каршы алды. Алар арасында рус халкының Әкиятчесе, татар халкының “Өч кыз” әкиятеннән Әкиятче әбекәй дә бар иде. Алар матур-матур әкиятләр дә, балаларның белемен тикшереп карау өчен биремнәр дә әзерләгән иделәр. Ә чувашлар аланында сәяхәтчеләрне Халапса көтеп торды. Ул үз халкы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде.

Оста куллар  өчен оригами ысулында әйберләр ясарга өйрәнү өчен “Җәйге карусель” дигән мастер класс оештырылды.башны эшләтеп, фантазияне эшкә җиккәч, гап-гади кәгазь кисәге сөйкемле көчеккә әверелде дә куйды.Үзләре ясаган этләргә хуҗалары кушаматлар да тапты: Актүш тә, Герда, Бим һәм башкалар да бар иде анда.

Чараның башыннан ахырына кадәр “Күңелле җәйнең төсләрдә балкышы” дигән китап күргәзмәсе эшләде.

Җәй әле дәвам итә.  Ачык һавадагы уку залына барып, хозурланып, яңа мәгълүматлар белеп, күңелле ял итеп кайтыр өчен вакыт бар әле. Килегез, күрегез! Җәйнең матур тәэсирләре кыш буе сагынып искә алырлык булсын әле!

 

Ирина ТӨХБӘТУЛЛИНА,

китапханә маркетингы һәм инновацион методик эш бүлеге мөдире.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

А. Пахомова, С. Князькина, Л. Резатдинова фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса