Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Уңган-булган Наилә

Мин инде шактый өлкән яшьтә. Соңгы вакытта күзләрем начар күрә башлаган иде. Бөтенләй сукыр калудан курыктым, табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым.


Гөлем Әхмәтшина,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Әллә кая Казанга да, Чаллыга да барып йөрмәдем, үзебезнең Бөгелмә хастаханәсенә юнәл-дем. Киңәшкәннән соң, операциясез булмый дигән нәтиҗәгә килделәр табиблар. Операциянең шактый катлаулы булачагын да яшермәделәр. Бик тә җаваплы бу гамәлгә белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек булган хирург Наилә Касыйм кызы Рудык алынды. Аның уңганлыгы-булганлыгы турында элек тә ишетеп белә идем инде. Башта анализларымны бик җентекләп тикшерде доктор. Үзе дә, мин дә операциянең уңышлы булачагына тәмам ышангач кына операция өстәленә яткырды ул мине.

Аллага шөкер, хәзер кабат дөнья яктысын күреп яшим. Чамасын белеп кенә укыйм да, телевизор да карыйм. Яраткан газетабыз аша Наилә Касыймовнага, шәфкать туташлары Светлана Мифтаховага, Резидә Собхановага, Гүзәл Шакировага һәм Ирина Шкуркога чиксез зур рәхмәтләремне ирештерәм. Сәламәт һәм бәхетле гомер кичерсеннәр.

Форсаттан файдаланып, ми-ңа һәрчак игътибарлы вә ихтирамлы булганнары өчен кызларыма, кияүләремә, улларыма, киленнәремә дә рәхмәт әйтәм. Үзләре дә балаларының игелекләрен күрсеннәр, йа Раббым!
Минекедәй авыруга таручылар булса, куркып-өркеп тормасыннар, үзебезнең табибларга мөрәҗәгать итсеннәр, бер дә үкенмәсләр. Бусы - минем киңәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса