Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Тынгы бетте...

ХАТ. "Агымдагы елның 15 июне көнне "Медуница" кибете ачылгач, безгə - Тухачевский урамындагы 10 нчы йортта яшəүчелəргə тынгы бетте. Иртəдəн кичкə кадəр кибеткə зур-зур машиналар, хəтта фуралар белəн товар китереп торалар. Алар арка астыннан кереп, алты подъезд төбеннəн, ике балалар мəйданы яныннан узалар. Арка астындагы плитə ике урыннан ватылган инде,...

ХАТ. "Агымдагы елның 15 июне көнне "Медуница" кибете ачылгач, безгə - Тухачевский урамындагы 10 нчы йортта яшəүчелəргə тынгы бетте. Иртəдəн кичкə кадəр кибеткə зур-зур машиналар, хəтта фуралар белəн товар китереп торалар. Алар арка астыннан кереп, алты подъезд төбеннəн, ике балалар мəйданы яныннан узалар. Арка астындагы плитə ике урыннан ватылган инде, аның бөтенлəй җимерелеп төшү куркынычы бар.


Олы машиналарның кайберлəре ул арка астыннан көчхəл белəн узалар, əмма, агач ботакларын сындырасындыра, барыбер шуннан керəлəр. Подъезд алдында велосипедта йөрүче балаларга да зур куркыныч яный. Бу йортта яшəүчелəр машина йөртүчелəргə кат-кат кисəтү ясап та карадылар, əмма алар колак та салмый, үз дигəнчə йөри бирəлəр, кайберлəре бик тупас итеп җавап бирделəр. Аларга, Тухачевский урамын дагы светофорда тоткарланып тормыйча, кибеткə шушы ишегалды аша йөрү уңайрак икəн. Ə бит ул бинада 1 нче номерлы һəм "Шайгон" кибетлəре урнашкан чакта машиналар Ягъфəров урамы ягыннан, махсус юлдан кереп йөрилəр иде. Арканың ике ягында урнашкан 6 нчы һəм 7 нче подъездларда яшəүчелəр аннан машина узган чакта стеналарның дер селкенеп торуыннан зарланалар...

Тухачевский урамы, 10 нчы йортта яшəүчелəр
исеменнəн,
Гайшə ХƏСƏНОВА,
Бөгелмə муниципаль районы Ветераннар советы
президиумы əгъзасы". (Хатта телгə алынган арка
астыннан даими үтеп-чыгып йөрүче 29 машинаның
номерлары да теркəлгəн. - Ред.).

ҖАВАП. "Россия Эчке эшлəр министрлыгының Бөгелмə бүлеге ЮХИДИ бүлекчəсе, Тухачевский урамы, 10 нчы йортта яшəүчелəрнең мөрəҗəгате нигезендə, "Медуница" кибете җитəкчесенə товар төягəн машиналарның кибеткə Ягъфəров урамы ягыннан керергə тиешлеге турында күрсəтмə бирде. ЮХИДИ бүлегенең шəхси составына əлеге районда юл йөрү кагыйдəлəрен бозуларга юл куймау өстендə эшлəү йөклəнде. Агымдагы елда Бөгелмə ЮХИДИ бүлеге дөрес урында туктамаган, тиешле юлдан йөрмəгəн машиналар хуҗаларыннан - 878, юл билгелəрендə күрсəтелгəн талəплəргə буйсынмаган 500 кешене административ җавапка тартты.

Марсель МОРАТОВ,
Россия Эчке эшлəр министрлыгы ТР идарəсе
БМР ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: юхиди хат