Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Туган як табигате

"Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе хезмәткәрләре! Сезнең газетаны берничә ел дәвамында яздырып, укып барам. Үзем мин Карабаш бистәсе "Ак каен" балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

Айгөл РАМАЗАНОВА.
Карабаш бистәсе.

Агымдагы 2013 елның Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы икәнен дә сезнең газета битләреннән укып белдем. Шул уңайдан махсус рубрика да чыга башлады. Минем дә шул рубрикага бер шигырь җибәрәсем килә. Аны минем бабам язган (бүгенге көндә гүр иясе инде). Ул язучы түгел, гади бер авыл бабае иде. Бөтен гомерен Карабаш бистәсеннән ерак түгел, бик гүзәл Иркен авылында үткәргән. Әйе, Иркен авылы, чыннан да, табигатьнең гаҗәеп матур җирендә урнашкан шул! Шигырьдә язылганча, Озын кул, Бәләкәй саз, Ялан Зәе, Шәрип әрәмәсе - барысы да чынлыкта да бар. Бабам шул матурлыкны күрә белеп, шигырь юлларына салган. Әлеге шигырьне сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.

Ни кызганыч, хәзерге көндә кешеләрнең табигатькә тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә, гүзәл Зәй елгасы буйлары, әрәмәләр чүп-чар белән тулган. Авыл халкын бу мәсьәлә дә бик нык борчый, әлбәттә.

Иркенем матурлыгы
(Гата бабамның якты истәлегенә)
Бигрәк матур бу Иркеннең әрәмәле Озын куллары,
Коесының тәмле сулары, сокландыра инде шулары.
Гөрли Шәрип әрәмәсе язын кош тавышына,
Елгасында суы шаулый, кара син агышына.
Бәләкәй саз тирәли бар печәнлек аланы,
Биредә үсә төрле агач, җыйсаң бар бит баланы.
Куак-куак үсә таллар Тукмак чокыры буйлап,
Биргән табигать матурлык,
кара син шуны уйлап.
Ялан Зәйнең суы ага, ничә ел агар микән?
Аккан судай сизелмичә, гомерләр узган икән.
Иркен урамына кара, колонкадан шаулап су ага,
Йортларында һәммәсенең зәңгәр ягулык яна.
Иркенемне ямьләндереп, клуб, мәчет салдылар,
Киләчәктә анда рәхәтләнеп белем алыр балалар.
Чәчкән игеннәре кырда үсәләр дулкынланып,
Язам сезгә шигыремне
кош тавышларын тыңлап.
Кичен кызлар бик ашыга чәч толымын үрергә,
Ял итәсең килсә синең, кил Иркенне күрергә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса