Туган телем – алтын бишек
ЮНЕСКО Ассамблеясе тарафыннан 1999 елда 21 февраль көне Халыкара туган тел көне буларак кабул ителде. Җир йөзендә булган һәрбер тел үзенә күрә үзенчәлекле һәм аларның һәрберсенең дәрәҗәсе тигез. Бүгенге көндә телне саклап калу - һәрбер милләт вәкиле өчен дә иң изге бурычларның берсе. Шушы уңайдан 26 февраль көнне 28 нче...
ЮНЕСКО Ассамблеясе тарафыннан 1999 елда 21 февраль көне Халыкара туган тел көне буларак кабул ителде.
Җир йөзендә булган һәрбер тел үзенә күрә үзенчәлекле һәм аларның һәрберсенең дәрәҗәсе тигез. Бүгенге көндә телне саклап калу - һәрбер милләт вәкиле өчен дә иң изге бурычларның берсе. Шушы уңайдан 26 февраль көнне 28 нче балалар бакчасында уртанчылар төркемендә "Туган телем - алтын бишек" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Акбай белән Мияубикә балаларны Идел буе республикаларына "Кызыклы сәяхәт"кә чакырдылар. Виртуаль сәяхәтнең һәрбер тукталышында балаларны мордва, чуваш, мари, рус һәм татар милли киемнәре кигән курчаклар каршы алды, балалар төрле телләрдә ничек исәнләшергә, саубуллашырга икәнлеген ишетте. Бу чарада ата-аналар да катнашты. Һәр милләтнең мили рызыкларын пешереп, алар турында кызыклы мәгълүмат бирделәр. 13 нче мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Виталина Гыйниятуллинаның мордва телендә җырлаган җыры бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте, соңыннан дуслык турында җырлы-биюле уен белән тәмамланды.
Раилә Инсапова ,
татар теле тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа