Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Түтәлдән килгән могҗизалар

Үткән атнада шәһәребезнең 30 нчы балалар бакчасында "Түтәлдән килгән могҗизалар" дип аталган конкурс уздырылды. Чарада ата-аналар бик актив катнашты. Эшләнмәләрнең күплеге, төрлелеге - моңа ачык дәлил.

Гөлфинә Шакирова,
30 нчы "Чыршыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Монда безнең көн саен да күрә, ашый торган яшелчәләребез башка кулланыш алган иде. Бәлеш яки бөккән эчлеге ясый торган кабак я керпегә, я кәрҗингә, я каретага әверелгән. Ә бәрәңге, баклажан, кишер, ташкабак кебек яшелчәләрдән ясалган фигураларны күреп шаккатасың. Ныклап карамасаң, аларның нәрсәдән ясалганын башта аңламый да торасың әле.
Шунысы да куанычлы, бу эшләрнең барысы да балалар белән бергә башкарылган. Нәниләрнең куанышып: "Моны без әти, әни белән бергәләшеп ясадык", - дип горурланып та, шатланып та сөйләүләре үзе ни тора. Димәк, бу эш күпмедер вакытка гаилә әгъзаларын бергә туплаган. Шуңа күрә, ата-аналарның балалары белән бергәләп ни булса да ясарга, уйнарга вакытлары да, теләкләре дә җитеп бетмәгән бу чорда без үткәргән чара тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия дип, тулы ышаныч белән әйтә алабыз.
Конкурс безнең ата-аналарыбызның бай фантазияле, алтын куллы булуларын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса