Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Тормыш ул – чиксез сынаулар, хикмәтләр, Шөкерләрдән – Раббыңнан бүләкләр

Әссәламегаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү, хөрмәтле кардәшләр! Үткән 2014 елның май башында Башкортстанның Туймазы районы Гафур авылында яшәүче Айнур гаиләсе илә Урал буендагы Зилим елгасында ташу вакытында дүрт көнлек сәфәрдә булып, катамаранда ташу агымына ияреп йөздек (рәсемнәрдә). Гаиләнең дүрт әгъзасы (Айнур үзе, аның әнисе Анжела, энеләре 25 яшьлек Артур һәм...

Әссәламегаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү, хөрмәтле кардәшләр! Үткән 2014 елның май башында Башкортстанның Туймазы районы Гафур авылында яшәүче Айнур гаиләсе илә Урал буендагы Зилим елгасында ташу вакытында дүрт көнлек сәфәрдә булып, катамаранда ташу агымына ияреп йөздек (рәсемнәрдә).
Гаиләнең дүрт әгъзасы (Айнур үзе, аның әнисе Анжела, энеләре 25 яшьлек Артур һәм 8 яшьлек Чыңгыз) арасында мин дә бар идем. Шуны ассызыклап әйтеп узасым килә, бу гаиләдә барысы да бик тырышлар һәм спорт белән дуслар. Физик күнегүләрне үзләренең яшәү рәвеше иткәннәр алар. Өйләренә кергәч, үзеңне спортзалда кебек хис итәсең. Айнурның биш баласы бар, аларның һәрберсен тормышка яраклы итеп, чыныктырып тәрбияли ул, Иншаллаһ! Аллаһ ризалыгы өчен, ошбу балалар арасында асрауга алганы да бар. Шушындый катлаулы сәфәргә балалар белән чыгарга батырчылык итүләрен күреп, күңелемдә соклану хисе барлыкка килде, Сөбханаллаһ. Айнур шулай ук сәфәр вакытындагы барлык чыгымнарны да үз өстенә алды.
Узган гасырның 80 нче елларында Марат Рәхимов (Бөгелмә шәһәре) җитәкчелегендә унике кешедән торган яшьләр ошбу юлдан үткән идек инде. Безнең арада бүгенге көндә Бөгелмәнең күренекле күз табибы Наилә Касыйм кызы Рудык та бар иде. Марат Рәхимов бу катлаулы, боргалана-боргалана бусагалап агучы елганы аның белән байдаркада үтте. Көне буе суда агып, бик өшегән чакларда да авырып ятучы булмады. Учаклар, су буйлап оештырылган мунчалар илә Раббыбыз безгә шифасын бирде.
Ә менә үткән 2014 елда Айнурга елганы катамаранда үтәргә тәкъдим иткәч, ул шатланып риза булды һәм, шул рәвешле, гаилә экипажы барлыкка килде. Мин бу юлны инде бер тапкыр үтүче буларак, үз тәҗрибәм белән уртаклаштым һәм Аллаһның безнең өчен биргән чиксез табигатенә сокланып, шигырь юлларында үземнең хисләремне белдердем. Чын мәгънәсендә, табигать ул китап кебек, аны укый белүне, Раббының биргән кануннарына буйсынуыбызны таләп итә.
Елга суыннан яшәүгә үрнәк-тәҗрибә
Уралда ташу суында катамаранда булдык сәфәрдә,
Зилим елгасы көчле ага, язгы кар-сулы ташкында.
Җәен исә суы чиста, төбендә балыклары да күренә анда,
Урманнары, саф һавасы, матур кыялары җәлеп итә һәркемне үзенә.
Елгадан читтәрәк "Җиңү - Победа" мәгарәсе бар анда,
Аллаһның хикмәте - мәгарәгә керүче хәйран кала,
Нинди күркәм корылма төзегән Раббы мәгарәдә,
Шөкер илә сокланасың матурлыгына карап, бүлмәләргә, ташларга.
Апрель - май аенда Зилим елгасында катамараннар, туристлар килә анда,
Үзләре илә җылы киемнәре, суда йөзү өчен катгый кагыйдәләр аларда,
Су буенда ялга туктап, тәртип илә учак ягалар, җылыналар анда,
Мөселманнар намаз илә гыйбадәт
кылып, суда йөзәләр Раббы ризалыгына.
Зилимнән катамаранда язгы суда агып төшкәндә
Игътибар иттем су өстендәге китаптагы кебек хикмәткә:
Елга суы борылмалы-борылмалы, кыяларга бәрелеп читләшә,
Үзе һәм су өстендә булган затларны кочып алып, илтә түбәнгә.
Карыйм, су өстендә күбекле уртада бүрәнә бөтерелә-бөтерелә йөзә,
Катамаранның дүрт почмагында берәр ишкәкче су ишә,
Әмма уртадагы бүрәнә көтмәгәндә ишкәксез безне узып китә,
Җәмәгать, карагыз! Ни хикмәт, Раббы безгә юл күрсәтә.
Безнең катамаран кыяга якынлаша, кыяга су бәрелеп кире чигенә,
Чигенүче агым илә яңа су агымы
бәрелешеп, күбекле чигәрә барлыкка килә,
Уң якта да су агымы кыяга бәрелгәндә гамәл кабатлана,
Тукта, уйлан! Раббы безгә чик куйган, хәвеф-хәтәрне кисәтә.
Катамаран әһелләренә әйтәм: тәҗрибә безгә биредә,
Куйыйк катамаранны уртага бүрәнә юлына, Аллаһ кануннарына
Күтәрик ишкәкләрне өскә, барсын ул алга, үз көенә,
Көймә боргаланды, бүрәнәне куып җитеп, чыкты алгы сафларга.
Хәзер карагыз, кардәшләр, кыя кырындагы күбекле чигәрәгә,
Ул чигәрәне үтеп, кыяга якынлашсак, көймә кыяга бәрелә,
"Исегездән чыгармагыз", - дидем, юл куйдым кардәшләргә,
Катнашмадым, ирек бирдем үзләренә, оныттылар, су бәрде безне кыяга.
Кардәшләрем, туганнарым, тормышның да чигәрәсе бар,
Төрле-төрле мизгелдә, фани тормышта алар,
Аңлап, урталыкта булсак, җиңел яшәрбез, булмас тормыш тар,
Фикер йөртсәк, Пәйгамбәребездән (с.г.в.) үрнәк алсак, хикмәт табар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса