Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Үтәлмәгән вәгъдәләр”

"Бөгелмә авазы" газетасының 22 февраль санында "Үтәлмәгән вәгъдәләр" дигән баш астында (авторы - күрү буенча I группа инвалид Миңлегөл Зыятдинова) тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан иде.

Исегезгә төшерәбез, кыскача гына итеп әйткәндә: "Шәһәребезнең Чайковский урамы, 12 нче йортында күпчелек күрү буенча инвалидлар яши, - диелгән иде анда. - Биредә баскыч мәйданчыкларын махсус җыештыручының күптән булганы юк инде. Узган елның декабрь аенда булган бер җыенда шушы һәм күп кенә башка гозерләребезне бәйнә-бәйнә җиткергән идек социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәләре һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләренә. Бик игътибар белән тыңладылар шикелле. Йомышыбыз төшеп, без еш бара торган социаль яклау идарәсе урнашкан Стрелочная урамы аша да маршрут автобуслары йөртүне уңай хәл итәргә булдылар. Әмма вәгъдәләрнең берсенең дә тормышка ашканы юк әлегә. Язмыш тарафыннан аяусыз кыерсытылган булсак та, безнең дә башкалар кебек уңайлы шартларда яшисе килә, ләбаса".

18 апрельдә шушы хатка рәсми җавап килде. Аңа "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчесе Виктор Пивсаев кул куйган. Җавапта түбәндәгеләр әйтелә:
"Чайковский урамындагы 12 нче йортта яшәүчеләргә Бердәм исәп-хисап үзәгеннән җибәрелүче счет-квитанцияләрдә "Подъездны җыештыру" хезмәтенә түләү кертелмәгән. Шулай булгач, подъездлардагы баскычларны җыештыру фатир хуҗаларының үзләренә йөкләтелә. Йортта яшәүче барлык фатир хуҗалары ризалык биргән очракта подъездларны җыештыручы билгеләнәчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса