1994 елда сәләтле балалар эзләү максатында оештырылган "Сәләт" проектына быел - 20 ел. "Сәләт"нең иң төп максаты булып сәләтле балалар һәм яшьләр белән ел дәвамында эшләү, аларның рухи һәм һөнәри өлгерүләренә ярдәм итү, җәмгыятьтә интеллект һәм рухилыкның өстенлеге идеяләрен сеңдерү тора.
III. "Бәхет өчен ни кирәк?"
"Сәләт" проекты күп кенә лагерьларга бүленгән. Аларның саны бүгенге көндә 15тән артып китте. Мәсәлән, "Сәләт-Бөгелмә", "Сәләт-Биектау", "Сәләт-Рухият", "Сәләт-Кол Шәриф оныклары", "Сәләт-Раушан", "Сәләт-Болгар", "Сәләт-Биләр", "Сәләт-Батыр" һ.б.
Елдан-ел "Сәләт" үзенең даирәсен киңәйтә бара. Мәсәлән, соңгы ике елда аланнар исемлегенә Чувашстан, Башкортстан һәм Болгардан да кушылдылар. Димәк, "Сәләт" Татарстан киңлекләрендә генә түгел, ә башка төбәкләрдә дә үз эшен башкара.
1997 елдан алып, изге Биләр Татарстанда һәм күрше өлкәләрдә яшәүче сәләтле яшьләрне үз җирендә кунак итә. 2014 елда да ул үз гамәлен ташламады. 15 - 20 июль көннәрендә бу изге җир кайнап торды. III Халыкара яшьләр форумында быел 5 меңгә якын кеше катнашты. Әлеге форумда катнашучыларга шулай ук төрле мастер-классларда, тренингларда, кинолабораториядә эшләү, спорт чараларында, "ШТК", Максим Поташов белән "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарында, интеллектуаль-спорт марафоннарында катнашу һәм дәрәҗәле кунаклар белән очрашу бәхете елмайды. Боларның барысыннан да һәрбер катнашучы үзенә бик мөһим һәм кирәкле мәгълүмат яки тәҗрибә җыеп алгандыр.
Изге Биләр җирендә "Сәләт-Бөгелмә" дә үз эзләрен калдыра. 2007 елда беренче тапкыр бирегә кунак булып кына барса, 2008 елдан алып, ул инде көчле бер алан булып бара. 100 сәлкеш ("сәләтле кеше" дигән сүздән алынган), 10 әйдаман (вожатый), 3 укытучы, 1 өлкән әйдаман һәм 1 баш җитәкче. Менә ул нинди "Сәләт-Бөгелмә". 115 янучы йөрәк, башкалардан үзенчәлекле, креативлыгы, эчендәге җылылыгы белән аерылып торучы алан.
Җәй бетте, алан да эшен туктаткандыр дисәгез, бик ялгышасыз. "Сәләт-Бөгелмә" үз эшен дәвам итә. "Велолето-2014", Хәйрия концертында, "Татарча флешмоб", шахмат уены буенча мастер-класс, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены кебек һ.б чараларда үзен актив күрсәтә. Шулай ук очрашмыйча да түзә алмый аланыбыз. Очрашуларга бертуктаусыз Казаннан әйдаманнарыбыз да җилдертә. Бу елның язында Казанда урнашкан "Сәләт клубы"ның филиалы Бөгелмәдә дә ачылды. Ул исә берничә комитетларга бүленгән, мәсәлән, PR, спорт, мәдәният, фән һ.б комитетлар. Әгәр дә сезнең дә "Сәләт дөньясына" якынрак буласыгыз килә икән, безнең социаль челтәрләргә рәхим итегез! http://vk.com/selet_bugulma http://vk.com/club68494562.
Эльвина МИНГАЛИМОВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Автор фотосы.