Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

"Телләр белгән – илләр гизгән" - ди халык

2020 ел Татарстан Республикасында “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы” дип игълан ителде.

Бу - безнең республика өчен дә, Россия өчен дә истәлекле вакыйга. Юбилей елы башыннан ук шәһәр китапханәләрендә, мәктәпләрдә әлеге датага багышланган чаралар уза. Бик кызыклы, гадәти булмаган һәм иң мөһиме - актуаль конкурс 6нчы мәктәптә узды. 3-4нче сыйныф укучылары өчен “Дустым, китап укы”, “Читай книгу, друг”, “My fried, read books” - өч телдә әдәби бәйге проекты беренче тапкыр, ике этапта үткәрелде. Проектның авторы - 6нчы мәктәпнең туган тел буенча югары категорияле укытучысы Румия Әбүзәр кызы Хафизова. Проектны тормышка ашыру аның финал өлешенә кадәр үк башланды, катнашучыларга балалар язучыларының рус, татар, инглиз телләрендә китапларын укырга тәкъдим ителде.

Үзәк балалар китапханәсе бу чараны оештыруда актив катнашты. Чөнки китапханәчеләребез өчен планетаның барлык балаларына “Уку - шәп ул!” дип әйтү нинди рәхәт! Китапны беркайчан да, бернәрсә дә алыштыра алмый! Укып кына, син үзеңне вакыйганың герое итеп күз алдына китерә аласың. Уку барышында үзеңне шул герой урынына куя аласың һәм, аның урынында булсам, нишләр идем икән, дип уйлыйсың. Ә сәнгатъ китабы безне үз дөньябызга гаҗәеп сәяхәтләр кылырга мәҗбүр итә. Без геройлар белән бергә борчылабыз, аларның бәхетенә шатланабыз, алар белән бергә газап чигәбез һәм ахыры яхшы тәмамлануын көтәбез.

Һәм менә китапларны күбрәк укыган һәм өч телдә сөйләшеп, үзләренең “исемлеген” саклый алган балалар конкурсның йомгаклау этабында катнаштылар. Икенче турга үткән балаларны санап үтәсе килә: Алинә Әхмәтҗанова, Кәрим Миңнегалиев, Сәйдә Зиннурова, Адель Даешев, Кәрим Нәфыйков, Азалия Шәйхуллина, Радмир Зиннәтов, Камилла Шәрәпова. Алар бик зур эш башкардылар, укыдылар, истә калдырдылар, ятладылар. “Дустым, китап укы”, “Читай книгу, друг”, “My friend,read bookc!” әдәби конкурсның икенче этабы өч телдә башкарылырга тиешле түбәндәге биремнәрдән торды: язучыны портреты буенча тану, аннары танылган балалар язучыларының әсәрләрен һәм аның авторын атап,  хикәяләре һәм әкиятләреннән өзекләр сөйләү. Һәр катнашучы укылган китаплар исемлеген төзергә тиеш иде.

Балаларның омтылучан күзләреннән, уйчан киеренкелек һәм иҗади дәрттән онытылмаслык тәэсирләре әйтеп бетерә алмаслык! Катнашучылар өчен бу, чыннан да, кызыклы, ә иң мөһиме - интеллектуаль ярыш булды. Барлык биремнәр буенча да финалда катнашучылар билгеләнде: Сәйдә Зиннурова, Кәрим Нәфыйков, Камилла Шәрәпова, һәм алар инде “Дустым, китап укы”, “Читай книгу, друг”, “My fried, read books” әдәби бәйгесендә җиңүче исеме өчен ярыштылар. Тик жюри төп җиңүчене ачыклый алмады, чөнки финалистларның көчләре тигез иде, барысына да беренче урын бирү турында карар кабул ителде.

Бөгелмә - ул күпмилләтле шәһәр.  Конкурска кунаклар сыйфатында 5нче мәктәп укучылары чуваш һәм мордва милли киемнәрендә, дусларына ярдәм итәргә килгән иде. Шулай ук милли телләрдә сәламләү сүзләрен ишетү бик күңелле булды.

Укучыларның бәйгегә бик яхшы әзерлекләрен билгеләп үтәсе килә.  Ә бу үз эшенең профессионаллары булган укытучылар: Румия Әбүзәр кызы Хафизова, Татьяна Александровна Назирова, Гөлназ Дамир кызы Хаҗипова, Гөлүзә Минәсхәт кызы Надршина. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең милли белем бирү буенча методисты Гөлнур Рәис кызы Хисамова да проектка югары бәя бирде.

Дәүләт һәм халыкара телләрне белергә кирәклеген аңлаучы кешеләр  булганда, искиткеч рәхәт. Алар аңлап кына калмый, ә республикабызның яшь гражданнарын кызыксындыралар, укыталар һәм өйрәтәләр.

“Татарстанда ике күз: берсе - рус, берсе татар булуы искиткеч нәрсә”, - диде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов. Бер генә телне белеп, бер күз белән генә яшәп булмый.

Ә балаларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә, әгәр дә кызыклы әңгәмәдәш буласыгыз һәм күңелле тәэсир калдырасыгыз килсә, укыган әңгәмәдәш булырга кирәк. Акыллы китапларны күбрәк укыгыз, кешеләргә күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр сөйләрсез.

Рушания МОХТАРОВА,

үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе

Айгөл ХАФИЗОВА фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса